Район Советының 17нче утырышында Балтачның киләчәге хәл ителде
Район Советында Өченче чакырылыш Балтач район Советы Президиумы утырышы булды. Президиум утырышын Балтач муниципаль район башлыгы, район Советы рәисе Рамил Рәшит улы Нотфуллин алып барды.
Район Советының 17нче утырышының көн тәртибенә түбәндәге мәсьәләләр тәкъдим ителде:
1. Балтач муниципаль районының 2017 елгы социаль-икътисади үсеш фаразларына төзәтмәләр кертү һәм 2018 елга, 2019-2020нче елларның планлы чорына социаль-икътисади үсеш фаразлары турында.
2.Балтач муниципаль районының 2017нче елга, 2018-2019нчы елларның планлы чорына кабул ителгән бюджетына үзгәрешләр кертү турында.
3. Балтач муниципаль районының агымдагы елның 9 айлык бюджет үтәлеше турында.
4. Балтач муниципаль районының 2018 елга, 2019-2020нче елларның планлы чорына бюджет проекты турында.
5. Балтач муниципаль районында 2015-2020нче елларга мәгариф үсешенә һәм аның нәтиҗәлелеген күтәрүгә юнәлдерелгән Программаны тормышка ашыру барышы турында.
6. Балтач муниципаль районында муниципаль вазифалар яки контракт буенча Балтач районы башкарма комитеты җитәкчесе вазифаларын биләүче затлар, биләүне дәгъвалаучы гражданнар тарафыннан керемнәр, чыгымнар, мөлкәт турында һәм мөлкәти характердагы йөкләмәләр хакында белешмәләр тапшыру турында.
Беренче көн тәртибе буенча – район башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары Илшат Галимуллин, икенче, өченче, дүртенче көн тәртипләре буенча сүз район финанс-бюджет палатасы рәисе Рафис Ильясов, бишенче көн тәртибе буенча - район мәгариф идарәсе җитәкчесе Алия Зәкиева һәм алтынчы көн тәртибе буенча район башлыгы ярдәмчесе Энҗе Гарипова чыгыш ясадылар.
Утырышта Өченче чакырылыш Балтач район Советының чираттагы 17нче утырышын 2017 елның 25 октябрендә иртәнге сәгать 09.00дә Балтач шәһәр тибындагы поселогында үткәрергә. Анда утырышның көн тәртибенә каралган мәсьәләләрне кертергә. Утырышка район Советы депутатлары, район башкарма комитеты җитәкчесе, аның урынбасарлары, район Советының җаваплы хезмәткәрләре, бүлек җитәкчеләре, оешма-предприятие җитәкчеләрен чакырырга дигән Карарлар чыгарылды.
Ясминә Шәмсетдинова
Автор фотосы
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев