Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Рәсми хәбәрләр

Районда авылларны төзекләндерү мәсьәләсе катгый куелды

Яз җитте. Кыш буена теләсә ничек ташланган көнкүреш калдыклары, урамнарга кайтарып куелган төзелеш материаллары, гомумән, кышын кар астына яшеренгән һәр нәрсә өскә калкып чыкты. Торган төбәгебезне чистарту, матурлау, төзекләндерү буенча алда торган бурычларны үтәү өчен киң колачлы эш башлар чак җитте.

Район башкарма комитеты каршында оештырылган административ комиссия бу эшләрнең үтәлешен контрольгә алып үзенең рейдларын башлап җибәрде. Халыктан кергән шикаятьләр, тәкьдим-фикерләр дә күз уңында.
Район башкарма комитеты җитәкчесе, комиссия рәисе Рамил Шакиров үз бүлмәсендә үткәргән бу яздагы беренче утырышны бер шикаять буенча тикшерелгән эшне ачыклау өчен җыйды. Нормадан берәү бакчасы башындагы карт агачларны кискән. Утынга тураган. Бер көнчесе районга моның буенча шикаять язган. Тикшергәннәр. Бакчаң башында булса да ул агачларны кисү законны бозу санала. Кисәм дисәң, иң элек авыл җирлегеннән язмача белешмә алырга кирәк. Киссәң кис инде дип телдән әйткән рөхсәтне кәгазьгә теркәп булмый. Нәтиҗәдә ботаклары сынып, коелып тирә-юньне ямьсезләп чүпләп торган карт агачны кискән өчен дә абзыйга 2 мең сум штраф түләргә туры киләчәк. Закон шулай куша. Кипкән, корыган булса да рөхсәтсез теләсә-кайдан агач кисеп йөрергә ярамый. Урам буйларына туплап куйган төзелеш материаллары өчен дә авыл җирлегеннән аларны шунда куярга рөхсәт биргән белешмә алып куярга кирәк. Ул булса, рейд килмәс микән дип куркып ятасың булмый. Кыскасы, чисталык комиссиясе үзенең эшен башлады, рейдлар үткәреләчәк. Тәртип бозмыйк. Торган җиребезне чистарту, төзекләндерү хәстәрен күрик.
ТӨЗЕКЛӘНДЕРҮ ҺӘМ ЧИСТАЛЫК ИКЕ АЙЛЫГЫНДА АВЫЛЛАРДА НИНДИ ЭШЛӘР БАШКАРЫЛАЧАК? УРЫННАРДАГЫ ҖИРЛЕ ҮЗИДАРӘ ҖИТӘКЧЕЛӘРЕ БЕЛӘН ЭЛЕМТӘГӘ ЧЫГЫП ШУЛ ХАКТА КЫЗЫКСЫНДЫК.
Куныр авыл җирлеге башлыгы Зиннур ӘСХӘДУЛЛИН:
- Быел да җирле үзидарәнең махсус утырышын җыеп территорияләрне төзекләндерү һәм чистарту буенча җитди сөйләшү уздырдык. Авыллардагы Бөек Ватан сугышында һәлак булган каһарманнарга куелган һәйкәлләрне яңартачакбыз. Тузган урыннарын төзекләндерү, буяу, андагы исем-фамилияләрне ачык күренә торган хәрефләр белән язу, ниндидер сәбәпләр белән моңа кадәр язылмаган исемнәрне өстәү бурычы куелды. Бу эшләрне оештыруга аерым җаваплы кеше билгеләнде. Авыл советы депутатлары үзләре билгеләнгән урамнарның төзеклеге, чисталыгы өчен җавап тотачак. Шодада авыл эшмәкәрләре тырышлыгы белән үзәк урамга бетон юл салынды, ә уртада берничә йөз метр җир тоташтырылмыйча калды. Аны тоташтыру мәсьәләсе дә көн планына куелды. Бәлки районнан да беркадәр ярдәм итәрләр. Моны район җитәкчеләре беләләр. Шоданың зиратына да инеш аша күпер һәм күтәртелгән әйбәт юл салу планы бар.
Чишмәләр дә игътибарда. Кунырдагысын быел тагын да яхшырту буенча чаралар күреләчәк.
Борнак авыл җирлеге башлыгы Римма ИСЬМЕКОВА:
- Бөек Җиңүнең олы юбилеена бер ел гына вакыт калып бара. Әмма безнең җирлектә әле бер генә авылда да җиңүгә өлеш керткән каһарманнарыбыз истәлегенә куелган төртеп күрсәтердәй һәйкәлләр юк. Борнактагысы иске зират территориясендә, бик тузган. Гомумән, аны авыл мәдәният йорты каршына үзәккә күчерү нәтиҗәле булыр иде дибез. Моның өчен акча булмау гына чабудан тарта. Иске Торҗа, Карык Сермада Бөек Ватан сугышында һәлак булган авылдашлар хөрмәтенә куелган бернәрсә дә юк әле. 70 еллыкка кадәр бу зур җитешсезлегебезне дә төзәтү турында уйлыйбыз.
Елдагыча Борнак авылы урамнары юлларын тәртипкә китерү мөһим һәм авыр проблема булып тора. Ә Карык Серма авылына быел юл түшәлеп бетәчәк.
Гомумән, планнар зур, әмма акча мәсьәләсен дә хәл итә алсак, эшләмәслек түгел.
Фото: http://www.kmforum.ru/blog/5220.html

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250