Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Рәсми хәбәрләр

Районда кече һәм урта эшмәкәрлекне тагын да үстерү, ярдәм итү юнәлешендә республика программаларыннан файдланалармы?

2012 елда, ТР Президенты Указы нигезендә, кече һәм урта эшмәкәрлекне тагын да үстерү, ярдәм итү юнәлешендә республикада төрле программалар гамәлгә керде.

Аларның берсе - лизинг-грант эшмәкәрләр арасында киң яклау, хуплау тапты. Эксперимент сыйфатында гына башланган бу эшнең республикада инде куанычлы нәтиҗәләре дә бар. Һәм бүген ул иң уңышлы эшләп килүче программаларның берсе. Үз эченә бизнес-проектларны чынбарлыкка ашыруда ярдәм итү, агропромышленность комплексларында, эшкәртү промышленностенда, икътисадый эшчәнлекнең аерым юнәлешләрендә эшләүчеләргә мөмкинлекләр бирүне күздә тоткан бу программадан файдаланучылар көннән-көн арта.
- Гади генә итеп әйткәндә, бу программа нигезендә эшмәкәрләргә техникалар, җиһазлар алу бәясенең бер өлешен дәүләт "күтәрә", - ди район башкарма комитетының икътисад бүлеге мөдире Алмаз Зәкиев.- Эш башлаучылар, бер елга кадәр эшләүчеләр өчен әлеге субсидиянең суммасы 1миллион сумга кадәр булса, бер елдан артык эшләүчеләр өчен 3 миллион сумга кадәр бирелә. Районыбыз эшмәкәрләре дә бу мөмкинлектән теләп файдалана. Үткән ел тугыз эшмәкәр, конкурста җиңеп, 10 миллион 595 меңнән артык күләмдә субсидия алды. Алар арасында җиһазлар, техникалар алу өчен ширкәтләр һәм крестьян-фермер хуҗалыкларына 395 мең сумнан алып, бер миллион сумга кадәр җиде кешегә, ә теплица һәм юл төзү техникасы алу өчен ике кешегә 2 миллион 560 мең сум һәм 3 миллион сум субсидия бирелгән.
Инде 10 марттан 2014 ел лизинг-гранты өчен старт бирелде, 13 марттан заявкалар кабул ителә башлады.
Фото: http://www.tatlizing.ru/activities/lizingovaya_deyatelnost/lizinggrant/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250

2
X