Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Рәсми хәбәрләр

Районда муниципаль учреждение җитәкчеләренә, муниципаль хезмәтнең югары һәм төп вазыйфаларын биләүгә резервка керү хокукы бирүче конкурс игълан ителде

Балтач муниципаль районы башлыгының 2014 елның 25 апреле 74нче карары нигезендә, муниципаль учреждение җитәкчеләренә, муниципаль хезмәтнең югары һәм төп вазыйфаларын биләүгә резервка керү хокукы бирә торган конкурс игълан ителде.

Конкурс 2014 елның 22 маенда сәгать 14.00дә Балтач бистәсе, Ленин урамы, 42 нче йорт адресы буенча үткәреләчәк.
Идарә итү һәм муниципаль хезмәт вазыйфаларының исемлеге, дәгъва кылучы затларга карата тиешле квалификацион таләпләре, конкурс комиссиясенә тапшырыла торган кирәкле документлар исемлеге, конкурс турында тулы мәгълүмат белән Балтач муниципаль районының Интернет челтәрендәге baltasi.tatastan.ru адресы буенча урнашкан рәсми сайтыннан танышырга була.
Конкурста катнашу өчен документлар 2014нче елның 21нче маена кадәр конкурс комиссиясе секретаре тарафыннан (8 сәг. - 17 сәг.) түбәндәге адрес буенча кабул ителә: Балтач бистәсе, Ленин урамы, 42нче йорт, 307 нче бүлмә. Тулырак мәгълүмат алу өчен телефон: 2-54-84.
Фото: http://ufms.tomsk.gov.ru/about/vacancies/gossl.php

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250