Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Рәсми хәбәрләр

Рөстәм МИҢНЕХАНОВ: "Республиканың дәүләт төзелешенең төп үзенчәлеге булып, инде чирек гасыр диярлек идарә итүдә барлык дәрәҗәдәге хакимият тармакларының тигез бердәмлеге тора".

30нчы майда барлык чакырылыш депутатларының һәм республика җәмәгатьчелегенең Татарстанның хәзерге тарихында парламентаризм үсешенең 25 еллыгына багышланган тантаналы җыелышы булды.

Татарстан Президенты, 25 ел элек сайланган язмышны билгеләүче нәкъ менә шушы юл бүгенге барлык ирешелгән уңышларның нигезе, дип ассызыклады. Закон чыгаручы һәм башкаручы органнар арасында конструктив аралашу республиканың ышанычлы алга баруын тәэмин итә.
"Без Татарстанның Россиядән читтә дә танылуы белән чын мәгънәсендә горурланабыз, - диде Рөстәм Миңнеханов. - Безне икътисади үсеш темплары югары булуы, иҗтимагый-сәяси тотрыклылык, тарихи-мәдәни мираска сакчыл караш, рухи үсеш һәм ихлас кунакчыллык өчен бәялиләр. Республиканың халыкара танылуы яңа мөмкинлекләр һәм инвестицияләр, алдынгы карашлы проектларны гамәлгә ашыру өчен ныклы җирлек тудыра".

Бу турыда тулырак "Атна вакыйгалары"газетасында даукыгыз.
Материал Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы ярдәме белән әшләнде.
Фото: http://tatarstan.ru/rus/press/photo.htm/photoreport/666283.htm

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250