Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Рәсми хәбәрләр

Рөстәм Миңнеханов Татфондбанк һәм Интехбанк лицензияләре алынуга ашыгыч киңәшмә үткәрде

Банкларның кризис вазгыятен булдырган кешеләрне ачыклау һәм җаваплылыкка тарту мөһимлеге билгеләп үтелгән.

Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов бүген хокук саклау һәм күзәтчелек органнары җитәкчеләре белән Татфондбанк һәм Интехбанкның банк операцияләре эшчәнлегенә лицензиясен алу уңаеннан ашыгыч киңәшмә үткәрде. Бу хакта Татарстан Президентының матбугат хезмәте хәбәр итә.
Киңәшмәдә банк активларын, физик һәм шулай ук юридик затларга бирелгән кредитлар бурычларын кертеп, банкның зыян күргән клиентларына түләүләрне максималь тәэмин итү өчен аларны ачыклауга һәм читкә чыгаруга юл куймау өстенлекле мәсьәлә булып билгеләнгән.
Шулай ук әлеге банкларның кризис вазгыятен булдырган кешеләрне ачыклау һәм җаваплылыкка тарту мөһимлеге билгеләп үтелгән.

Фото: yandex.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250