Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Рәсми хәбәрләр

Рөстәм Миңнеханов Балтачта

Бүген районыбызга эшлекле сәфәре белән Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Нургали улы Миңнеханов килде.

Иң элек ул  "Салкын чишмә"дә булып, яңа экопарк төзелеше белән танышты.

Парк бик матур булган, - дип югары бәя бирде республика башлыгы “Салкын чишмә”гә.

Халык та Рөстәм Нургалиевич сүзләренә кушылып, паркыбыз бик матур булды, рәхмәт бик зур сезгә диделәр.

Президентка районыбызның хөрмәтле кешесе Фәрит Әхмәдиев үзенең сораулары белән мөрәҗәгать итте.

Үзәктәге Иске Мортаза бай йортында музей эшләп булмасмы, сез безгә ярдәм итә алмассызмы, - диде Фәрит абый.

Президент үз чиратында аның соравына уңай җавап бирде.

Рөстәм Нургалиевичны озатканнан соң да паркка җыелган райондашлар “Салкын чишмә” турында сөйләшеп, халык өчен дип эшләнгән бик рәхәт ял урыны булды. Биредә хәзер балалар өчен дә бик матур почмак бар. Район башлыгы Рамил Нотфуллинга, “Мелиоратор” оешмасына зур рәхмәт диделәр.

Фото: баш мөхәррир

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Рөстәм Миңнеханов Президент