Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Рәсми хәбәрләр

САННАР ҮЗЕ СӨЙЛИ

Балтач муниципаль район башлыгы Рамил Нотфуллинныӊ өченче чакырылыш Балтач район Советыныӊ XII утырышында ясаган чыгышыннан

Районыбыз җирлегендә бүген 35 меңгә якын кеше, 20дән артык милләт вәкилләре яшиләр һәм нәтиҗәле хезмәт итәләр.

Район халкының уртача яше 37,9, уртача гомер озынлыгы - 71,3 яшь.

Соңгы елларда гомуми балалар туу саны кимүе күзәтелсә дә, 2016 елда районда уңай демографик халәт сакланып калды. Барлыгы 405 бала дөньяга килде, кызганыч, 348 кешенең үлеме теркәлде. Районда 188 пар гаилә корып яши башлады, шул ук вакытта 47 пар аерылышты.

2016 елда халыкның барлык керемнәре 6 млрд. 94 млн. сум тәшкил итте. Бу районда 1 кешегә ай саен уртача 14565 сум акча кереме дигән сүз.

Узган елда район буенча хезмәт хакы фонды 1 млрд. 820 млн. сум күләмендә исәпләнде, 2015 елга карата 105 %, уртача хезмәт хакы 18500 сумга җитеп, 2015 ел белән чагыштырганда 103 % артты. Районыбызда барлык оешма, учреждениеләр тарафыннан хезмәт хакы үз вакытында түләнеп барылса да, кызганычка каршы күләме ягыннан республикабызда түбәннәрдән кала килә бирә.

2016 елда районда җитештерелгән продукт күләме 10 млрд. 550 млн. сум тәшкил итте.

Барлык өлкәне исәпкә алып район буенча 1 млрд. 252 млн. сумлык инвестицияләр кертелде.

Бүгенге көндә районда 20 авыл хуҗалыгы предприятиясе һәм 93 фермер хуҗалыгы эшләп килә.

Авыл хуҗалыгы өчен узган ел җиңелләрдән булмады. Җәйнең икенче яртысыннан башланган гадәттән тыш эсселек, шактый гына матди ресурслар кертелеп үстерелгән, көтелгән уңышны җыйнап алырга мөмкинлек бирмәде. Шулай да игенчеләребез 112 мең тоннадан артык икмәк җыйнап ала алдылар, район буенча уртача уңыш гектарыннан 33,4 цн. тәшкил итте, бу республика буенча 3нче күрсәткеч. Биш мең 200 тонна бәрәңге җитештерелде, барлыгы 3140 гектар мәйданда кукуруз культурасы бөртеккә игелеп, 7376 тонна тулаем җыем тәэмин ителде (уртача уңыш гектарыннан 23,5 цн. гына тәшкил итте).

Узган ел 67 мең 509 тонна сөт җитештерелде, бу 2015 ел белән чагыштырганда 4967 тоннага күбрәк (108 %). Бер сыердан 6284 килограмм сөт савылды. Барлыгы 6804 тонна ит җитештерелде.

Алдагы елга 72 мең тонна сөт, 7 мең тонна ит җитештерү бурычы тора.

Барысы терлекчелек тармагында 1 млрд. 895 млн. сум акча кереме тәэмин ителде, авыл хуҗалыгы продукциясе сатудан һәм төрле хезмәт күрсәтүләрдән кергән акчаның 86,7% тәшкил итә.

Район республиканың сөрүлек җирләренең 2,2%ын биләп, авыл хуҗалыгы продукциясе сатудан һәм төрле хезмәт күрсәтүләрдән барлыгы 2 млрд. 200 млн. сум акча кереме тәэмин итә алды, үсеш 112 %, шул ук вакытта республика буенча тулаем акча керемендә Балтач районының өлеше 2014 елдагы 3,76 %тан 3,46 %ка төште.

Авыл хуҗалыгы өлкәсендә районыбыз хуҗалыкларының узган отчет елында эшләгән эшләре тулаем алганда начар булмады. Республиканың гомуми рейтингы буенча да, икътисади рейтинг буенча да, без 2нче урында, рентабельлелек 28,2 % тәшкил итте.
Шәхси хуҗалыклар тарафыннан 31 мең тонна сөт, 6 мең тоннага якын ит җитештереп, 4 мең 600 тоннасы сатылды. Сөт сату 17 мең 500 тонна булды.

Барлыгы шәхси ярдәмчел хуҗалыкларда 1 млрд. 466 млн. сум күләмендә продукция җитештерелде. Авыл җирендә бушаган хезмәт көчләрен эш белән тәэмин итү юлларының берсе булуын аңлап, район җитәкчелеге шәхси ярдәмчел хуҗалыкларга күпмедер ярдәм итәргә тырыша.
Барлыгы шәхси хуҗалыкларга дәүләттән 25 млн. 727 мең сум күләмендә төрле формада ярдәм күрсәтелде.

Моннан тыш гражданнарның шәхси ярдәмчел хуҗалыкларын торгызу һәм төзекләндерүгә алынган кредит процентларын өлешчә каплау өчен 2016 елда 8 млн. 250 мең сум күләмендә субсидия түләнде.

Районыбыз сәнәгать предприятиеләрендә һәм оешмаларында 2016 елда 3 млрд. 341 млн. сум продукция җитештерелде һәм реализацияләнде. 2015 ел белән чагыштырганда 11 % күбрәк.

Тулаем алганда район сәнәгать предприятиеләре елны үсештә төгәлләсәләр дә, слайдка игътибар итсәгез бу күрсәткечне нигездә «Балтач сөт-май комбинаты» тәэмин итте һәм район җирлегендә сәнәгать предприятиеләре җитештерә торган продукциянең иң зур өлеше, ягъни 3 млрд. 17 млн. сумы әлеге коллективныкы. Яңа технологияләр, куәтле һәм күпкырлы җитештерү потенциалы булу нәтиҗәсендә предприятие район сәнәгатендә мөһим урын алып тора.

Авыл хуҗалыгы предприятиеләренә хезмәт күрсәтү өлкәсендә «Агрохимсервис» җәмгыяте 106 млн. 100 мең сумлык эш башкарды һәм 2015 ел күрсәткечен 107 % ка арттырып үти алды. «Агрохимсервис» коллективы куйган тырышлык районның икътисади хәлен тотрыклы итү буенча уңай нәтиҗәләр бирә һәм коллектив бүген хуҗалыкларыбызның ышанычлы ярдәмчесе булып тора.

Районда яңа производстволар булдыру, яңа төр хезмәт күрсәтү һәм яңа төр товарлар җитештерү юнәлешендә дә эш җитәрлек түгел дип саныйм. Күпме бушаган җитештерү мәйданнары, буш җир кишәрлекләре бар, өстәвенә Норма авылында промышленность паркы булдырабыз дип ничә ел сөйләшәбез, кызганычка, башкарылган эш юк дәрәҗәсендә.

Бүген кече бизнес район икътисадының әһәмиятле, шактый йогынтылы тармагына әверелде. Барлыгы районда 242 җаваплылыгы чикләнгән ширкәт һәм 690 шәхси эшмәкәр исәпкә алынган. Бу тармакта 3 меңгә якын кеше эш белән тәэмин ителгән (экономик актив халыкның 19 проценты) һәм шәхси эшмәкәрлекне тагын да киңрәк җәелдерү, районыбызның төп проблемаларының берсен - халыкны эш белән тәэмин итүне чишү юлының берсе.

2016 елда кече бизнес үзенең үсешен дәвам итте, барлыгы бу өлкәдә 48 млн. сумга якын инвестицияләр кертелде.

Узган ел Татарстан Республикасы икътисад министрлыгы тарафыннан оештырылган конкурста районнан 4 оешма һәм эшмәкәрләр катнашып барысы 3,2 млн. сумнан артыграк грантлар ота алдылар, бу бик аз.

2016 елда ваклап сату өлкәсендә сәүдә әйләнеше 2 млрд. 317 млн. сум тәшкил итте. Барлыгы 118 сату ноктасы бердәм ЕГАИС системасына ялганды.

Сәүдә өлкәсендә 840 кеше эш белән тәэмин ителгән.
Югары җитештерүчәнлек белән эшләүче «Балтач сөт-май комбинаты» коллективы һәрбер күргәзмәдә дә продукцияләрен матур итеп тәкъдим итә белә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250