Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Рәсми хәбәрләр

Смәеллеләр кунакларны шаккатырды (+фото)

Бөтендөнья татар конгрессы кунаклары "Смәел" хуҗалыгында күптән түгел төзелгән яңа мегафермада булып, эш шартлары белән танышты. Автобустан төшүгә, алар берсеннән-берсе матур, төзек каралтыларны - абзарларны күреп, шаккатты.

- Бездә дә мондый фермалар бар, әмма сездә барысы да бик матур, төзек, заманча, - ди Башкортстанның Бәләбәй районыннан килгән эшмәкәр Рәүф Хәсәнов. - Сезнең районда, Бөрбаш авылында мөселман сабан туенда булганым бар иде инде. Авылларыгыз бик төзек, халкы бик тырыш, мәчетләр күп, дин куәтле. Сез ирешкән уңышлар нәкъ менә дингә уңай мөнәсәбәтегез нәтиҗәсе. Дин, сәясәт, икътисад бер-берсе белән бәйле бит ул...
Башкортстанның тагын бер фермеры Гайсә Сәгыйдуллин да мондый колачлы төзелешләр алып барырлык колхозлар сакланып калуга гаҗәпләнүен яшермәде. Хабаровск өлкәсе авыл хуҗалыгы министры урынбасары Вадим Домашенкин һәм аның командасы район башкарма комитеты җитәкчесе Рамил Шакировка, "Смәел" хуҗалыгы җитәкчесе Илһам Шакировка сорауларны "яудырдылар" гына. "Сездә барысы да уйланып, акыллы итеп эшләнгән. Бездәге фермалардан үзгәлекләр, өстенлекләр бик күп", - диде Вадим Васильевич азактан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250