Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Рәсми хәбәрләр

Татарстан Дәүләт Советы рәисе урынбасары балтачлыларга нинди лекция укыды

Татарстан Республикасы Конституциясе кабул ителүгә 25 ел тулу уңаеннан, бүген Балтачта Татарстан Дәүләт Советы рәисе урынбасары лекция укыды.

Быелның 6 ноябрендә Татарстан Республикасы Конституциясе кабул ителүгә 25 ел тулды. Әлеге уңайдан ТР Дәүләт Советы депутатлары, галимнәр җөмһүриятебез шәһәр-районнарында халык белән очрашып, республиканың төп документын әзерләүнең һәм кабул итүнең иң мөһим этаплары турында лекцияләр белән чыгыш ясый. Бүген Балтачта, әлеге максатта, Татарстан Дәүләт Советы рәисе урынбасары Римма Ратникова булды. Конституция әзерләү эшендә турыдан -туры катнашкан Римма Атласовна район советының зур утырышлар залында җитәкчеләр һәм хезмәткәрләр алдында чыгыш ясады.

– Без чирек гасыр 1992 елда кабул ителгән Конституция белән яшибез. Әйтергә кирәк, әлеге документ илебез өчен җиңел булмаган шартларда булдырылды һәм ул үзенең яшәргә сәләтле буын күрсәтте. Конституция – җəмгыять һəм дəүлəт төзелешенең төп принципларын ачыклый, дəүлəт хакимияте субъекты һəм аны гамəлгə ашыру механизмын билгели торган, дəүлəт тарафыннан сакланучы гражданлык җəмгыяте, кеше һəм граждан хокуклары ныгытыла торган бердəм, махсус юридик үзенчəлеклəргə ия булган хокукый акт. Хəзерге демократик дəүлəтнең хокукый системасында мөстəкыйль һəм махсус əһəмияткə ия хокукый акт буларак, Конституция башка хокукый актлардан асылда аерылып тора. Шуның иң мөһиме – Конституцияне билгелəүче төп субъект яисə аның кем исеменнəн кабул ителүе. Конституция əлеге төшенчəнең хəзерге мəгънəсендə халык тарафыннан һəм халык исеменнəн кабул ителə торган акт,– диде ул.

Лекция вакытында Татарстан Конституциясенең кайбер җитешсезлеклəре турында да əйтелде.Әмма шунысын онытырга ярамый ул Россия Федерациясе Конституциясеннəн иртəрəк кабул ителгән.Шуңа күрə анда федераль Конституциянең күп кенə нигезлəмəлəре исəпкə алынмаган. Конституциягə төзəтмəлəр кертелгән, шул исəптəн шактый җитди төзəтмəлəр. 1992 елдан алып 2002 елга кадəр Татарстан Республикасы Конституциясенə 9 үзгəреш кертелгән, ə яңа редакциядə раслаганнан соң, 2002 елның 19 апреленнəн алып хəзерге көнгә кадəр 6 үзгəреш.

Автор фотолары.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Римма Ратникова