Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Рәсми хәбәрләр

Татарстан җитәкчелеге – безнең районда

Бүген районыбыз дәрәҗәле кунаклар - Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшинны, Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләр Советы рәисе Миӊсәгыйть Шакировны, Татарстан Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтовны, 11 район башлыклары җитәкләгән делегация вәкилләрен кабул итте.

Бүгенге көндә авылларныӊ киләчәге һәм яшәеше, халыкныӊ тормыш дәрәҗәсе торышы мәсьәләләре гаять әһәмиятле икәнлеге көн кебек ачык. Бу юнәлештә ТР Дәүләт Советының чираттагы утырышында "Татарстан территориясендә шәхси ярдәмче хуҗалыкларга дәүләт ярдәме күрсәтү турында" закон проектының беренче укылышта кабул ителүе авылда үз эш-шөгылен булдыручыларга стимул уятты бирде.

Район мәдәният үзәгендә узган киңәшмә-семинар вакытында авылныӊ бүгенге хәләте, аныӊ киләчәге турында сүз күп булды. Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрыныӊ төрле саннарга нигезләнеп ясалган чыгышы залдагыларда зур кызыксыну тудырды. Республика буенча дистә еллар буе терлек саны кимегән бер вакытта бердәнбер Балтачыбызда бу күрсәткечнеӊ үсештә булуы күӊелдә канәгатьлек хисе уятты. Авыл җирлегендә кече бизнес белән шөгыльләнүчеләргә, аерым алганда, шәхси һәм крестьян-фермер хуҗалыкларына күп төрле ярдәм күрсәтү каралганлыгы турында да сөйләшү киң планда алып барылды.

Шәхси хуҗалыклардагы терлекчелек продукциясен арттыру, аны файдалы итеп сату, табышка эшләү мәсьәләләрен чишү юлында булган каршылыклар, кызыксындыру чараларын халыкка җиткерүдә авыл җирлеге башлыкларыныӊ да җаваплылыгын арттыру турында әйтелде. Киӊәшмәдә катнашучылар авыл җирлекләре, оешмалар әзерләгән бай күргәзмә, "Водстрой" ширкәте карамагындагы тиешле таләпләргә җавап биргән сугым урыны һәм ит ризыклары җитештерү цехы эше белән якыннан таныштылар.

Фотоларны тулы күләмдә биредә карагыз: http://www.baltaci.ru/tt/gallery.html

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250