Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Рәсми хәбәрләр

Татарстан Президенты 49 табибка һәм Роспотребнадзор хезмәткәрләренә дәүләт бүләкләре тапшырды

Рөстәм Миңнеханов: "Медицина хезмәткәрләре яңа дөньякүләм куркынычы белән үз-үзләрен аямыйча йокысыз һәм ялсыз көрәштеләр".

Казан Кремлендә республика Президенты Рөстәм Миңнеханов Сәламәтлек саклау тармагы һәм Роспотребнадзор хезмәткәрләренә Россия һәм Татарстан дәүләт бүләкләрен тапшырды. 49 кеше бүләккә лаек булды.

ТР Президенты билгеләп үткәнчә, пандемия барысы өчен дә, барыннан да элек сәламәтлек саклау тармагы өчен дә җитди сынау булды. "Медицина хезмәткәрләре йокысыз һәм ялсыз яңа дөнья куркынычы белән аяусыз көрәштеләр. Республиканың һәр кешесе сезнең һөнәри батырлык белән чын күңелдән горурлана һәм соклана дип әйтә алам. "Без бүген аеруча да тормышның чын кыйммәтен аңладык", - дип мөрәҗәгать итте ул җыелучыларга.

Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, күп кенә медицина хезмәткәрләре атналар дәвамында туганнарыннан һәм якыннарыннан аерыым яшәргә мәҗбүр булган, «чын мәгънәсендә „Кызыл зоналарда“ кешеләр өчен кеше мөмкинлекләре һәм көчләре чикләрендә көрәшкәннәр».

«Безнең хәтеребездә башкалар өчен гомерләрен биргән кешеләр мәңгегә калачак. Һәм бәйрәмнәр алдыннан медиклар һәм Роспотребнадзор хезмәткәрләренең эше арта гына бара. Сезнең тырышлыгыгыз нәтиҗәсендә безнең тормыш бүген табигый үзәнгә керә. Сез үз гамәлләрегез белән куркынычсызлыкны тәэмин итәсез һәм нәтиҗәдә бик күп гомерләрне саклап калдыгыз. Сез рәхмәт сүзләре генә түгел, ә бүләкләргә дә лаек», — дип ассызыклады ТР Президенты.

Татарстан сәламәтлек саклау министры Марат Садыйков II дәрәҗә «Ватан алдындагы хезмәтләре өчен» ордены медале белән бүләкләнде. «ТАССР төзелүгә 100 ел» медаленә Роспотребнадзорның Татарстан Республикасы буенча идарәсе җитәкчесе Марина Патяшина, Казан эпидемиология һәм микробиология фәнни-тикшеренү институты директоры Васил Зыятдинов лаек булды.

Россия Президентының Мактау грамотасы Яр Чаллы йогышлы авырулар хастаханәсенең баш табибы урынбасары Татьяна Әгъләмовага, А.Ф. Агафонов исемендәге Республика клиник йогышлы авырулар хастаханәсе лабораториясе мөдире Марина Беловага тапшырылды. «Фидакарь хезмәт өчен» медален А.Ф. Агафонов исемендәге Республика клиник йогышлы авырулар хастаханәсе баш табибы Марат Гатауллинга тапшырдылар.

«ТР Атказанган табибы» мактаулы исеме Әлмәт үзәк район хастаханәсенең баш табибы Вера Головинага, «ТР Атказанган сәламәтлек саклау хезмәткәре» — Казанның Сугыш ветераннары госпиталенең анестезиология-реанимация бүлегенең өлкән шәфкать туташы Ләйсән Әхмәтҗановага, Бөгелмә РҮХнең шәфкать туташы Лилия Гафурова һәм Түбән Кама үзәк район күп профильле хастаханәсенең баш шәфкать туташы Евгения Юдинага бирелде.

Пирогов ордены белән бүләкләнгән Казанның 7нче номерлы шәһәр хастаханәсе баш табибы урынбасары Луиза Гобаәева,  мондый «хезмәткә югары бәя — ул бөтен коллективның һәм тулаем тармакның казанышы», дип саный.

"2020 нче ел безнең тормышыбызның барлык тармаклары өчен дә диярлек җитди сынау елы булды һәм сәламәтлек саклау өлкәсе искәрмә түгел. Без бик еш, быел Бөек Ватан сугышында җиңүнең 75 еллыгыында, хезмәттәшләр белән үзебезне ветераннарыбыз белән чагыштырдык. Без дә, алар кебек үк кебек алгы сызыкта булдык, туганнарыннан һәм якыннарыннан аерылган, көчләрен кызганмыйча, яңа билгесез һәм мәкерле чиргә каршы көрәшкә кердек. Әмма без үзебезне геройлар итеп тоймыйбыз, чөнки без үзебезнең һөнәри бурычыбызны үтәдек», — дип белдерде ул.

Гобәева фикеренчә, медицина хезмәткәрләре чираттагы тапкыр үз эәләренә чиксез бирелгәнлекләрен исбатладылар. «Без барлык кыенлыкларны да җиңеп чыга алдык һәм, беренче чиратта, куркуыбызны җиңә алдык. „Кызыл зонада“ уздырган беренче сәгатьне беребез дә онытмас дип уйлыйм. Әлбәттә, республика җитәкчелеге кайгыртуы һәм игътибары аркасында без күп нәрсәне башкарып чыктык», — дип тәмамлады ул.

Тантаналы чарада башка дәүләт бүләкләре дә тапшырылды.

Тулырак: ТИ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Дәүләт бүләкләре