Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Рәсми хәбәрләр

Татарстан Президенты Путинга проблемалы банклар мәсьәләсен хәл итү турында сөйләде

Татарстан Республикасы Россия Президентының “май указлары”н тулысынча үти, дип билгеләп үтте Миңнеханов

(Казан, 20 декабрь, «Татар-информ»). Бүген Татарстан Президенты Россия Президенты Владимир Путинга алданган өлешчеләр һәм проблемалы банклар хезмәтләреннән кулланучылар проблемаларын хәл итү турында сөйләде. Очрашу Мәскәү Кремлендә узды, дип хәбәр итә республика башлыгы матбугат хезмәте.

Татарстан Президенты республика ярдәм фонды булдырылуы турында искәртте, ул проблемалы банклар клиентларына түли башлаган. Алданган өлешчеләр проблемаларын хәл итү буенча эш алып барыла, җир һәм инфраструктура белән ярдәм итәчәк фонд булдырыла.

“Киләчәктә федераль фонд оештырылачак. Ә катлаулы вазгыятьтә калган кешеләргә ярдәм итәчәкбез”, - диде Миңнеханов.

Республика РФ Президентының “май указлары”н тулысынча үти, агымдагы ел нәтиҗәләре буенча билгеләнгән күрсәткечләргә ирешәчәк, дип билгеләп үтте Миңнеханов.

Республикада тәмамланып килүче ел нәтиҗәләре буенча тулаем төбәк продукты һәм сәнәгать производствосы индексы фаразлана. Авыл хуҗалыгы продукциясен производствосында үсеш 5,5 процент тәшкил иткән, диде Татарстан Президенты.

 

Фото: twitter.com/KremlinRussia

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Путин