Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Рәсми хәбәрләр

Татарстан Президенты Рөстәм МИӉНЕХАНОВ 1нче июнь көнне “Созвездие-Йолдызлык” җиӊүчеләренә стипендияләр тапшырды.

Рөстәм МИҢНЕХАНОВ яшь талантларны үстерүгә зур игътибар бирә. Яшьләрнеӊ ачык телевизион эстрада сәнгате фестивале "Созвездие-Йолдызлык" елның-елында аның ярдәме белән уза.

2015нче елда фестивальгә 15 ел булды. Ул, шәһәр күләмендә башланып, Россия масштабында мөһим мәдәни чарага әверелде. Татарстан Республикасы Президенты бу фестивальне Россиядә иң уңышлы проектларның берсе дип саный. "Созвездие-Йолдызлык" фестиваль хәрәкәте сәхнә белән яшәүчеләр өчен иҗат Олимпына трамплин булып тора, яшь талантларны ачу өчен яңа мөмкинлекләр тудыра.
2013нче елның ямьле яз аенда "Созвездие-Йолдызлык" республика фестивале Балтач җирлегендә үтте. Район өчен тарихи вакыйгага әверелгән әлеге чараны балалар, яшьләр, район халкы яхшы хәтерли, әле бүген дә онытылмас мизгелләрне кабат-кабат искә төшерә.

Фестиваль үткән көннәрдә Балтачыбыз җыр-моң белән яшәде. Нәкъ менә "Созвездие-Йолдызлык - 2013" безгә зур җиңү алып килде, Лариса Дәүләтшина җитәкчелегендәге "Веселушки" бию төркеме беренче дәрәҗә лауреат исемен алды һәм "Пирамида" сәхнәсендә зур уӊыш белән чыгыш ясады.

- "Созвездие-Йолдызлык" республика фестивалендә беренчелеккә чыгу өчен шактый тир түгәргә туры килде, җиңү җиңел бирелмәде. Кичкә кадәр сузылган репетицияләр, үҗәтлек, балаларныӊ омтылышы һәм зур сабырлык кына нәтиҗә бирде, - ди Лариса.

Алар "Созвездие-Йолдызлык" фестивалендә 2009нчы елдан бирле катнашып килә. Бары биш елдан соң гына зур җиңү насыйп була. Коллектив фестивальдә тәкъдим иткән биюе белән Кырымда Кара диңгез флотының 250 еллыгында һәм Болгарда үткән җыенда, яӊа комплексын ачу тантанасында дәрәҗәле кунаклар каршында чыгыш ясады. "Яңа гасыр" телевизион каналы Мәскәү режиссеры белән берлектә безнекеләргә дан китергән "Идел буенда" биюенә үзебезнең җирлектә клип төшерә.

Киров өлкәсенең Малмыж шәһәрендә үткән төбәкара "Созвездие" фестивале дә зур җиңү белән истә калды, биючеләребез Гран-при ияләре булдылар.

- Бүген "Веселушки"да канат ныгыткан кызларның күбесе инде студентлар, аларны яңа буын биючеләр алыштыра. Еллар үтеп, зур сәхнәдә чыныгу алгач, Балтач биючеләре район данын фестивальдә тагын танытыр әле, - ди Лариса Дәүләтшина.

Республикада танылып килүче җырчы райондашларыбыз Ирек Фатыйхов, Инсаф Мәрданов, Рафил Җәләлиев һәм башка бик күпләр зур сәхнәгә "Созвездие-Йолдызлык" фестивале аша чыктылар.
Материал Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы ярдәме белән әшләнде.
Баш фото: http://tatarstan.ru/rus/press/photo.htm/photoreport/666268.htm

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250