Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Рәсми хәбәрләр

Террорга каршы комиссия утырышыннан

Комиссия утырышында башлап «Арча» җәмгыятенең Балтач сөт-май комбинаты директоры Илшат Нуриев отчет тотты.

Аннан күрегәнчә, комбинатта тикшерү органнары тарафыннан язып киткән күрсәтмәләрнең шактые үтәлгән. Территорияне әйләндереп алган биек стена өстенә чәнечкеле тимер чыбыклар куелган. Керү алды төнлә дә җирдә яткан энә күренерлек якты. Территорияне һәм цехларны 20 видеокамера күзәтә. Комбинатка пропуск белән контроль пункт аша гына керергә мөмкин.
Газ котельныйлары, аммиак махсус режим белән саклана. Комбинатта махсус инструктаж үткән хәзерлекле кешеләр тәүлек буе каравыл торалар. Телефоннар террорга каршы җайланмалар белән җиһазланган, көчле егәрлекле серена эшли, район эчке эшләр бүлеге каршындагы сак хезмәте белән туры элемтә урнаштырылган.
Боларны урында булып үз күзләре белән дә күреп кайткан комиссия членнары мондагы эшне канәгатьләнерлек дип билгеләделәр һәм кайбер күрсәтмәләрен дә бирделәр. Гадәттән тыш очракларда аптырап калмас өчен урында өйрәнүләр үткәрүне онытмаска кирәк.
Потенциаль куркыныч объектларның икенчесе - район эчке эшләр бүлеге. Комбинат аммиак булу сәбәпле, шушы категориягә керсә, полициядә корал саклана. Бүлек җитәкчесе Равил Таҗетдинов аларны бу мәсьәлә буенча аерым тикшерүчеләр даими тикшереп торуларын күрсәтеп, комиссия членнарына сүз әйтергә урын калдырмады.
Аеруча мөһим объектлар категориясенә кергән район башкарма комитеты бинасының террорга каршы сакланышы турында комитет җитәкчесе Рамил Шакиров отчет бирде. Видеокамералар урнаштыру, машиналар керү юлына шлагбаум кую кебек эшләрне хәл итәсе барлыгын искәртте.
Яшәү өчен мөһим объектлар буенча район электр челтәре җитәкчесе Әнвәр Бахтиозинның отчеты кыска һәм террорга каршы күрелгән чаралары да шуның кадәр генә. Объект сакланмый диярлек. Чәнечке тимер чыбыклар турында сүз дә булырга мөмкин түгел, территория тиешенчә киртәләп тә алынмаган. Камералар юк.
Тәүлеклек сакта торучы каравылчылар нигездә контораны саклый. Электр уты белән тәэмин итә торган төп объект бөтенләй читтә, янына теләсә кем теләсә кайчан килеп йөри ала. Комиссия барлык кимчелекләрне дә күрсәтеп һәм аларны төзәтүне хәл итүне сорап Идел буе «Электр челтәре компаниясе» җитәкчелегенә тәкъдим хаты юлларга булды.
«Ялтра» су җыйгычын террорга каршы сакланышы турында район коммуналь хуҗалыгының баш инженеры Илнар Сөләйманов сөйләде. Территорияне киртәләп алуны, чәнечкеле тимер чыбыклар куюны төгәллиселәре бар.
Утырышка Балтач районы Мөхтәсибе Җәлил хәзрәт Фазлыев һәм Рамил хәзрәт Бикбаев та чакырылган иде. Мәчетләрне законлы рәсмиләштерү, аларга видеокамералар кую эшләре башлануын хәбәр иттеләр. Имамнар белән ай саен үткәрелгән җыелышларда мәчеткә читтән кайтып йөри башлаучыларга игътибарлы булырга, яңа агымнар үтеп керүгә ирек куймаска кирәклеге турында искәртеп торылуын әйттеләр. Мәчетләрдә халык аеруча күп җыела торган Рамазан аенда барлык саклык чаралары да күрелүен белдерделәр.
Утырышта һәр отчет тотучы район прокуроры Зөфәр Абитов, эчке эшләр бүлеге начальнигы Равил Таҗетдиновның үзләре үткәргән тикшерү вакытында туган сорауларына да җавап бирде.
Федераль куркынычсызлык хезмәтеннән безнең район буенча куратор, подполковник C.B. Гришкин районның террорга каршы комиссиясенең чираттан тыш үткәрелгән бу утырышына һәм бу мәсьәлә буенча эшләнгән эшләргә уңай бәя биреп китте.
Эшләребез дә шулай уңай булсын. Районның бер генә объектына да террор һәм аның элементлары үтеп кермәсен.
Фото:http://galich.smi44.ru/page/23

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250