Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Рәсми хәбәрләр

«Әти-әни нинди генә булса да, без аларга соӊгы мөмкинлекне бирергә тиешбез…» (+фото)

Кичә районныбызда хокук тәртибен бозуга каршы көрәш һәм булдырмау чаралары юнәлешендә тикшерү, өйрәнү белән килгән хөкумәт комиссиясе соӊгы көнен эшләде.

Районда балигъ булмаган балаларныӊ хокукларын яклау, тулы гаиләләрдә аларга тиешле тәрбия бирү мәсьәләләрен республиканыӊ балигъ булмаганнарныӊ эше һәм аларныӊ хокукларын яклау буенча комиссиянеӊ җаваплы секретаре Илсөяр Гарифуллина тикшерде һәм аерым бер төркем җитәкчеләр белән очрашып, нәтиҗә ясады. Районыбызда алып барылган эшнеӊ уӊай яклары бихисап булса да, әле бу әһәмиятле эшнеӊ барлык нечкәлекләр район комиссиясе утырышларында чагылыш тапмый. Ел саен кабатлана торган, үзгәртелмәгән эш планы моны ачык чагылдыра. Шулай ук, нинди генә әти-әни булса да, без аларга төзәлер өчен соӊгы мөмкинлекне бирергә тиешбез. Балаларны вакытлыча приютка урнаштыру, шул вакыт аралыгында тору шартларын яхшырту, әти яисә әни кешенеӊ даими эшләре булмаган очракта, эшкә урнаштыру мәсьәләләре – болар комиссиянеӊ көндәлек кайгыртуы булырга тиеш, диде ул. Балаларныӊ җәйге ялын оештыру, бу очракта авыр хәлдәге гаиләләрдә булган балаларга республика оешмаларыннан ярдәмне тәэмин итү буенча да инициатива кирәклеге әйтелде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Бала хокуклары