Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Рәсми хәбәрләр

Утырыш узды

5 ноябрь көнне район советының утырышлар залында өченче чакырылыш Балтач район Советының утыз дүртенче утырышы узды. Утырышны Балтач муниципаль район башлыгы, район Советы рәисе Рамил Нотфуллин алып барды.

Утырыш эшендә Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Камил Ногаев, район җитәкчелеге, авыл хуҗалыгы, оешма-предприятие, учреждение җитәкчеләре, мәктәп директорлары катнашты.

Утырышның көн тәртибендә түбәндәге мәсьәләләр каралды:
– Балтач муниципаль районының агымдагы елның 9 айлык социаль-икътисади үсеш нәтиҗәләре һәм 2020-нче елга, 2021-2022-нче елларның планлы чорына социаль-икътисади үсеш фаразлары.
– Балтач муниципаль районының 2016-2021 елларга һәм 2030 елга кадәрге план чорына социаль-икътисади үсеш Стратегиясенә үзгәрешләр кертү.
– Балтач муниципаль районының 2019 елга, 2020-2021 елларның планлы чорына кабул ителгән бюджетына үзгәрешләр кертү.
– Балтач муниципаль районының агымдагы елның 9 айлык бюджет үтәлеше.
– Балтач муниципаль районының 2020 елга, 2021-2022 елларның планлы чорына бюджет проекты.
– Балтач муниципаль районында бюджет процессы турындагы Нигезләмәне раслау.
– Балтач муниципаль районы территориясендә муниципаль җир контролен башкару.
– Балтач район Советының 2016 елның 16 сентябрендәге 56 номерлы “Татарстан Республикасы Балтач районы башкарма комитеты структурасын һәм хезмәткәрләренең гомуми санын раслау турында”гы карарына үзгәрешләр кертү.
– Кече һәм урта эшмәкәрлек субъектларына бирү өчен Балтач муниципаль районы милкендәге һәм башка затларның хокукларыннан бәйсез булган мөлкәтнең исемлегенә өстәмәләр кертү.

Биредә каралган каралар кабул ителде, алга максат-бурычлар билгеләнде.

Фото: автор

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Район Советы утырышы сессия