Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Рәсми хәбәрләр

Васил Шайхразиев эшлекле сәфәр белән Балтачка килде

Бүген районыбызга Татарстан Республикасының Премьер-министр урынбасары Васил Шайхразиев эшлекле сәфәр белән килде. Иң элек ул район үзәк хастаханәсе эшчәнлеге белән якыннан танышты.

Ашыгыч ярдәм бүлегендә булып, электрон вариантта хастаханәнең статистик мәгълүматлары, һәр медицина ярдәменең тиз арада урында күрсәтелү дәрәҗәсе, авыллардагы ФАПларның эшчәнлеге, беренче ярдәм бүлмәсенең җиһазланышы һәм башка юнәлешләр белән кызыксынды. Җитәкчене тәрәзә каршында торган ашыгыч ярдәм машинасының яңа төре дә битараф калдырмады, шул ук вакытта искеләре турында да сорашты, "Алары да үз урынына кирәк, - дип белдерде баш табиб Газинур Дәүлиев. - Ерак авылларга проблемалы юллар аша нәкъ менә шулары үтеп керә дә инде."

Васил Гаязович башта ук районда ничә Бөек Ватан сугышы ветераны яшәве белән кызыксынган иде, терапия бүлегенә күтәрелгәч тә ул иң беренче ветераннарга дигән палатаны күрсәтүләрен сорады, башка палаталарда ятучы пациентларның хәлләрен белде, бүлектәге уңайлы шартлар белән кызыксынды. Хәтта посттагыларның хезмәтенә дә битараф калмады. Җитди персоналны елмайтырга теләпме, стенадагы пейзажга игътибар итеп, "бу Балтач табигатеме?" дип тә сорап куйды. "Агачлары безнеке, таулары читнеке" дип җаваплады баш табиб шаяру катыш.

Чисталыкка, пөхтәлеккә, тәртипкә аеруча да игътибар биреп, Васил Шайхразиев хирургия бүлегенә үтте. Биредә кунакны яңа гына кайтып эшли башлаган, инде пациентлар арасында макталырга да өлгергән яшь хирурглар белән бергә бүлек персоналы каршы алды. Васил Гаязович реанимация палатасында булды, заманча медицина җиһазланышына ия операцияләр ясау залын карады. Хастаханәдән чыгышлый дәрәҗәле кунагыбыз залдагы инфоматка тукталды.

Җирлектәге медицина үсешенең Балтач районы халкының сәламәтлеген кайгыртуга нигезләнеп башкарылуына инанган халәттә, Васил Шайхразиев янәшәдәге "Балтач" спорт комплексына юнәлде.

Премьер-министр урынбасарын Татарстанның Сәламәтлек саклау министры урынбасары Ринат Җәләлетдинов, Балтач муниципаль район башлыгы Рамил Нотфуллин, район башкарма комитеты җитәкчесе Рамил Шакиров, районның баш табибы Газинур Дәүлиев озатып йөрде.


Фотолар тулы күләмдә фотогалереяда урнаштырылачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250