Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Рәсми хәбәрләр

Васил Шәйхразиев эшлекле сәфәре белән Балтачка килде

Бүген Балтачта зур вакыйга – Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессы Милли шура рәисе Васил Шәйхразиев һәм башка республика җитәкчеләре катнашында Балтач район Советының 14 нче утырышы.

Иң беренче эш итеп эшлекле сәфәр белән районыбызга килгән комиссия Чутай авыл җирлегендә «Авыл территорияләрен комплекслы үстерү» дигән федераль программа нигезендә төзелгән, күптән көтелгән Чутай балалар бакчасы – башлангыч мәктәп комплексын тантаналы төстә сафка бастырды ?? ???????❤️ ?? ?

Әйтүебезчә, бүген районыбызда зур вакыйга. Икенче объект итеп шулай ук «Авыл территорияләрен комплекслы үстерү» дигән федераль программа нигезендә капиталь төзекләндерү узган Чутай мәдәният йорты рәсми төстә ачылды ? ??? ??? ??❤️

Алга таба кунаклар бистәбезнең мәдәният үзәге каршында оештырылган күргәзмә белән танышты. Әлеге минутларда Балтач мәдәният йортында «2021 елда Балтач муниципаль районының социаль-икътисади үсеше һәм 2022 елга бурыч-максатлар турындагы» район советы утырышы бара.

Фото, видео: автор

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Васил Шәйхразиев