Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Рәсми хәбәрләр

Владимир Путин Рөстәм Миңнехановны ТР Президенты вазифаларына керешүе белән котлады

18 сентябрь көнне, РФ Президентының Идел буе федераль округындагы тулы вәкаләтле вәкиле Михаил Бабич Россия Федерациясе Президенты Владимир Путинның Рөстәм Миңнехановка, аның Татарстан Президенты вазифаларына керешүе уңаеннан, котлавын җиткерде.

"Хөрмәтле Рөстәм Нургалиевич, Сезне Татарстан Республикасы Президенты вазифаларына рәсми керешүегез белән котлыйм. Сезнең алда төбәкне комплекслы үстерүгә, аның икътисадын, социаль өлкәсен үстерүгә юнәлтелгән җитди һәм җаваплы хезмәт тора һәм, билгеле, безнең игътибар үзәгендә кешеләр тормышы сыйфатын күтәрү, гражданнарны борчыган проблемаларны нәтиҗәле хәл итү мәсьәләләре торырга тиеш. Уңышлар һәм барысы да әйбәт булсын дип телим!" - диелгән Владимир Путин тәрбикләү текстында.

Рөстәм Миңнеханов инаугурациясе С.Сәйдәшев исемендәге Зур дәүләт концерт залында үткәрелде.
Фото: http://sntat.ru/posts/26596

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250