Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Рәсми хәбәрләр

Яӊа елга бюджетны раслап керәбез

Район Советының унсигезенче утырышында Балтач муниципаль районының бюджеты кабул ителде

Бүген район утырышлар залында өченче чакырылыш Балтач район Советының унсигезенче утырышын узды. Аны Балтач район Советы рәисе, район башлыгы Рамил Нотфуллин алып барды.

Утырышта район башкарма комитеты җитәкчесенең урынбасарлары, бүлек җитәкчеләре, район Советының җаваплы хезмәткәрләре, авыл хуҗалыгы, предприятие, оешма, учреждение җитәкчеләре катнаштылар.

Депутатлар тарафыннан түбәндәге көн тәртипләре каралды:

1. Балтач муниципаль районының 2018-нче елга, 2019-2020-нче елларның планлы чорына бюджеты турында (икенче укылыш).

2.Балтач муниципаль районы территориясендә җәмәгать куркынычсызлыгы һәм хокук тәртибен тәэмин итү чараларын тормышка ашыру барышы турында.

3. Балтач муниципаль районының 2018-нче елга муниципаль мөлкәтен хосусыйлаштыру планын раслау турында.

4. Кече һәм урта эшмәкәрлек субъектларына бирү өчен Балтач муниципаль районы милкендәге һәм башка затларның хокукларыннан бәйсез булган мөлкәтнең исемлеген раслау турында.

5. Балтач муниципаль районының муниципаль мөлкәтен хосусыйлаштыру тәртибен билгеләүче Нигезләмәгә үзгәрешләр кертү турында.

6. Шәхси милектә булган җир кишәрлекләренең мәйданы арткан очракта түләү күләмен билгеләүче Нигезләмәне раслау турында.

7. Район башкарма комитеты структурасын һәм хезмәткәрләренең гомуми санын раслаган Балтач район Советы карарына үзгәрешләр кертү турында.

8. Балтач район Советының 2018-нче елга эш планын раслау турында.

Төп доклад белән район финанс-бюджет палатасы рәисе Рафис Ильясов, Балтач районы эчке эшләр бүлеге җитәкчесе, полиция подполковнигы Илдар Усманов һәм район мөлкәт һәм җир мөнәсәбәтләре Палатасы рәисе Зифа Зарипова чыгыш ясадылар. Каралган мәсьәләләр буенча тиешле карарлар кабул ителде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Район Советы утырышы