Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Рәсми хәбәрләр

Ярдәмнәр бар, файдалана белергә кирәк (+фото)

Хәзер бөтен сәүдә биржа мәйданчыклары аша бара. Аларга бушлай теркәлеп, Рәсәй күләменә чыгарга була. Бу – бердән. Икенчедән, анда бүген йөзләгән товарга сорау бар.

Районда үз эшен булдыручылар, эшмәкәрләр белән хакимият органнарының чираттагы киңәйтелгән очрашуы булды. Бу елда оештырылган очрашуларның күбесендә катнашырга туры килгәнгә, аларның бу өлкәдән ерак булган кешеләр өчен дә кызыклы, ә эшмәкәрлек белән шөгыльләнүчеләр өчен файдалы, бай мәгълүматлы булуын әйтергә кирәк. Кызганыч, еш кына чакырылган кешеләрнең барысы да килми (исемләп чакырмаганда килүчеләр тагын да аз була, шуңа күрә активлыкны арттыруның шушы юлын сайларга мәҗбүрләр). Дөрес, файдасын күргәннәр мондый очрашуларның һәркайсында катнашырга тырыша. “Билгеле, файдасы бар, – ди, әнә, Шодадан Азат Дәүләтшин. – Үзеңне борчыган сорауны бирәсең, проблемаңны әйтәсең, кайберсендә шунда ук хәл итәләр, кайберсенә соңрак җавап бирәләр. Үз дөньяңа бикләнеп кенә уңышлы эшли торган заман түгел бу”.

Бу очрашуда исә башкарма комитеты җитәкчесенең икътисад буенча урынбасары Илшат Галимуллинның Рәсәй күләмендәге милли проект кысаларында авыл хуҗалыгы кулланучылары кооперативларына булган ярдәмнәр турында сөйләде. Бүген мондый коперативлар шактый популяр, яңа юнәлеш буларак, аларга Рәсәй күләмендә дә, Татарстан күләмендә дә ярдәмнәр һәм кызыксындыру чаралары күп икән. Алар арасында яңа оешкан кооперативка да, эшләп килүчесенә дә кагыла торган һәм шактый саллы ярдәмнәр бар. Төзелеш-реконструкциягә, эшчәнлекне, җитештерүне арттыруга, кыскасы, берничә юнәлешне колачлаган булуы бу проектны кызыклы итә. Әлегә районда шундый өч кооператив төзелеп, уңышлы гына эшләп киткән. Араларында инде грант отучылар да, яңа ярдәмгә документлар тапшыручылар да бар.

Ит юнәлешендә шөгыльләнүче (сугымнан алып эчәклекләренә кадәр эшкәртүне күздә тоткан) Шодадан “Балкыш”, Балтачтан “Тулпар”, 18 сөт җыючы белән берләшеп төзелгән Чепьядан “Май” кооперативларына Нормадан озакламый тагын бер кооператив кушылачак.

– Мондый ярдәмнәр бар икән, алардан файдалана да белергә кирәк, нинди генә сорауларыгыз булса да, безгә мөрәҗәгать итегез, без ярдәм итәргә әзер, – диде Илшат Галимуллин (бу ярдәмнәр, яңа программалар турында тулырак алдагы газетабызда танышырсыз).

– Җитештергән продукцияләрне урнаштыруда заманча методларны да кулланырга тырышырга кирәк, – диде башкарма комитет җитәкчесе Айдар Хәйретдинов. – Хәзер бөтен сәүдә биржа мәйданчыклары аша бара. Аларга бушлай теркәлеп, Рәсәй күләменә чыгарга була. Бу – бердән. Икенчедән, анда бүген йөзләгән товарга сорау бар. Бу бит нәрсә белән шөгыльләнергә, кайсы юнәлешкә басым ясарга, сайларга, үстерергә мөмкин икәнлекне дә күрсәтә. Бу турыда да уйлансагыз, онытмасагыз иде.

Мондый очрашуларның һәркайсында диярлек районда эшләп килүче банк вәкилләре үзләрендәге хезмәтләр, аларның яңа төрләре белән таныштыра. Бу юлы чират “Россельхозбанк”та иде. Җитәкчесе Кадрия Латыйпова бер һәм биш елга льготалы кредит төрләре турында сөйләде.

Аннан соң салым инспекциясе вәкилләре Рамил Нигъмәтуллин, Руфинә Гыйләҗева, район прокуроры ярдәмчесе Гөлнара Галиуллина чыгыш ясап, сорауларга җавап бирде.

Казаннан чакырылган “Сити Лайф” кампаниясе белгечләре исә кече һәм урта эшмәкәрлеккә ярдәм итүче ай-ти проектлар белән таныштырды.

Очрашуга район башлыгы Рамил Нотфуллин йомгак ясады. “Аңлыйбыз, вакытыгыз да юктыр, эшмәкәрләр бит ул инде бик мәшгуль халык. Әмма чакырганда килсәгез иде. Мондый очрашулар ике як өчен дә файдалы, бергә-бергә аңлашып эшләргә кирәк”, – диде ул.
 

Фото: баш мөхәррир

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: эшмәкәр