Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Рәсми хәбәрләр

Үзара салым җыю мәсьәләсе буенча уздырылган референдум нәтиҗәләре

Кичә районыбызда үзара салым җыюга нигезләнгән референдум үткәрелде. Тавыш бирүдә райондашларыбыз актив катнашты.

"Узган референдумнарның нәтиҗәләреннән чыгып башкарылган эшләр күз алдыбызда, районыбызның социаль йөзен яхшырту үзебез һәм балаларыбыз өчен икәнлеген яхшы аңлап килдек", ди райондашларыбызның күпчелеге, шул ук вакытта җыелачак салымның нинди максатларда тотылачагы белән дә кызыксындылар, файдалы эшләргә өлешебез керә икән, дип тә өстәп куйдылар. Көне дә ямьле булды, "Таттелеком" хезмәткәрләре дә референдумнан отышлы файдаланды - кайбер урыннарда бушка "Летай"ның сим-карталарын бирделәр.

Референдумда иң күп катнашкан кеше Бөрбашта (99,12 процент), Смәел (98,90), Салавыч (99,77) җирлекләрендә күзәтелде. Балтач районы территориаль сайлау комиссиясенең 2016 елның 29 февралендә чыгарылган карарлары нигезендә, районның барлык җирлекләрендә дә референдум узды дип каралды, нәтиҗәләре хакыйкый, референдумга чыгарылган мәсьәләләр һәр җирлектә дә кабул ителде дип расланды.
2016 елның 28 февралендә Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районы җирлекләрендә үткәрелгән җирле референдумның гомуми нәтиҗәләре түбәндәгечә:
Җирлекләр
исеме
Исемлекләргә кертелгән референдумда катнашучылар саны
Тавыш бирүдә катнашучылар саны
Референдумга кертелгән сорауга
"Әйе" дип тавыш бирүчеләр саны
"Юк" дип тавыш бирүчеләр саны
Балтач шәһәр җирлеге
6605
4947
(74,89%)
3531
(71,37%)
1193
(24,11%)
Бөрбаш авыл җирлеге
1254
1243
(99,12%)
1075
(86,48%)
168
(13,59%)
Борнак авыл җирлеге
654
631
(96,48%)
619
(98,09%)
12
(1,91%)
Югары Субаш авыл җирлеге
906
830
(91,61%)
671
(80,84%)
159
(19,16%)
Карадуган авыл җирлеге
1485
1215
(81,81%)
900
(74,07%)
315
(25,93%)
Куныр авыл җирлеге
1436
1391
(96,86%)
1250
(89,86%)
141
(10,14%)
Кече Лызи авыл җирлеге
920
784
(85,21%)
594
(75,76%)
190
(24,24%)
Норма авыл җирлеге
2787
2289
(82,13%)
1762
(76,97%)
497
(21,71%)
Нөнәгәр авыл җирлеге
1101
1031
(93,64%)
913
(88,55%)
114
(11,05%)
Пыжмара авыл җирлеге
720
692
(96,11%)
634
(91,61%)
58
(8,39%)
Салавыч авыл җирлеге
1340
1337
(99,77%)
1155
(86,38%)
182
(13,62%)
Смәел авыл җирлеге
729
721
(98,90%)
652
(90,42%)
69
(9,58%)
Сасна авыл җирлеге
813
786
(96,67%)
712
(90,58%)
63
(8,01%)
Урта Көшкәт авыл җирлеге
856
831
(97,07%)
680
(81,82%)
151
(18,18%)
Чепья авыл җирлеге
2191
1846
(84,25%)
1517
(82,17%)
329
(17,83%)
Шеңшеңәр авыл җирлеге
707
676
(95,61%)
591
(87,42%)
85
(12,58%)
Шубан авыл җирлеге
623
606
(97,27%)
576
(95,04%)
30
(4,96%)
Яңгул авыл җирлеге
952
920
(96,63%)
709
(77,06%)
211
(22,94%)

Балтач район территориаль сайлау комиссиясенең 2016 елның 29 февралендә чыгарылган карарлары нигезендә районның барлык җирлекләрендә дә референдум узган булып саналды, нәтиҗәләре хакыйкый, референдумга чыгарылган мәсьәләләр һәр җирлектә дә кабул ителде дип расланды.
Татарстан Республикасы
Балтач территориаль
сайлау комиссиясе.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250