Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Рәсми хәбәрләр

Үзара салым кем өчен кирәк?!

Бүгенге көндә үзара салым акчасын туплау бара, бу акчаларга 2019 елда ниләр эшләнәчәк? Күпме акча җыелган?

Районыбызда гражданнардан үзара салым җыю системасы уңышлы гына эшләп килә. Бүгенге көндә үзара салым акчасын туплау бара, бу акчаларга 2019 елда ниләр эшләнәчәк? Күпме акча җыелган? Бу хакта Балтач шәһәр җирлеге башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Фиалка Закировадан белештек.

– Фиалка Альбертовна, иң беренче, 2019 ел өчен үзара салым суммасы турында искә төшереп китик әле?
– Балтач шәһәр җирлегендә яшәүче 18 яше тулган һәр гражданга 2019 елда үзара салым акчасы 500 сум күләмендә билгеләнде.

– 2019 елда җыелган акчага нинди эшләр  планлаштырылды?
– Балтачта: Ленин урамы буенча үзәк зират коймалары урнаштыру; Рәхимов -Төзүчеләр, Вахитов-К.Маркс, Гарифуллина-К.Насыйри урамнарындагы җәяүлеләр күперләрен реконструкцияләү; К.Якуб һәм Ф.Кәрим урамнарында балалар өчен уен мәйданчыклары сатып алу, урнаштыру һәм төзекләндерү, мәйданчыкны периметр буенча металл коймалар белән әйләндереп алу; Ленин һәм Төзүчеләр урамнары буенча җәяүлеләр өчен асфальт-бетон өслекле тротуарлар булдыру; Курмала авылында балалар уен мәйданчыгы сатып алу, урнаштыру һәм төзекләндерү, мәйданчыкны периметр буенча металл коймалар белән әйләндереп алу планга кертелде.

– Бүгенге көндә күпме акча җыелды инде?
– План буенча 2 миллион 200 мең сум үзара салым акчасы җыю каралган иде. Бүгенге көндә әлеге сумманың бары 60 проценты – 1 миллион 300 мең сум гына акча җыелган килеш. Акча 21 мартка кадәр җыелып бетәргә тиеш.

– 21 мартка вакыт аз калып бара, калган өлешне җыю буенча берәр чара күреләме?
– Зур оешмаларда булып, хезмәткәрләрдән үзара салым акчалары җыелды. Түләмәүчеләр арасында күбрәк эш урыны булмаганнар һәм  олы яшьтәге кешеләр. Бүгенге көндә аларның өйләрендә булып, акча җыю эшен дәвам итәбез. Балтач халкына мөрәҗәгать итеп шуны әйтәсем килә, мөмкинлеге булганнар шәһәр җирлегенә үзләре дә килеп түли ала. Актив булсак иде. Үзара салым акчасының үзебез, киләчәгебез өчен кирәк булуын аңласак иде.

– Кемнәр үзара салым акчасыннан азат ителә?
– Бөек Ватан сугышы ветераннары һәм 1нче төркем инвалидлар үзара салым акчасыннан азат.

Әңгәмәдәш – Гөлзидә НИЗАМОВА

Шәмгун САФИН, Балтач бистәсе: – Үзара салым акчасының үзәк зиратны койма белән әйләндереп алуга тоту бик изге гамәл, чөнки мәңгелек йортны тәртипләү тору һәрберебезнең бурычы.

Ирек ӘГЪЛӘМҖАНОВ, Курмала авылы: – Уен мәйданчыгы төзүләре яхшы гамәл, әмма бала-чагасы булмаган авылга кирәк микән ул? Каникулда әби-бабасына кунакка кайткан балалар уйнаса гына инде. Уен мәйданчыгына караганда авыл халкына бер җыелыр өчен клуб шикелле бина кирәк. Юкса, җыелыш була калса, мәчеткә җыелабыз. Чаралар үткәрергә, өлкәннәрне җыеп чәй эчертергә, кыскасы, очрашыр, сөйләшер, киңәшләшер өчен бер урын булса, күпкә яхшырак булыр иде, дип уйлыйм мин.

Фирәүзә МУСИНА, Балтач бистәсе: – Элегрәк елларда Балтачта тротуарларның начар хәлдә булуы яки урыны-урыны белән бөтенләй булмавы җәяүлеләрнең бәгыренә үтә иде. Инде менә ничә ел рәттән үзара салым акчасына тротуарлар салына. Тротуарлардан шатланып-куанып атлыйбыз.

Гөлназ ШАКИРОВА, Балтач бистәсе: – Фатих Кәрим урамында уен мәйданчыгы төзелә дигән хәбәрне шатланып кабул иттек. Безнең якта бик күп яңа урамнар калкып чыкты, нигездә, яшь гаиләләр яши. Шуңа да балалар өчен уен мәйданчыгы бик кирәк.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: үзара салым