Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Сәламәтлек

Алинәгә ярдәм кирәк

Узган ел Пыжмара кызы Алинәдә яман чир табылып, кыз химиотерапияләр үтеп, рәхимле бәндәләрнең ярдәме белән савыгып киткән иде.

Алинәнең сәламәтләнүенә зур өметләр баглагач, без дә бик куанган идек, әмма кичә кызның әтисе Зөфәр кереп, чирнең яңадан кабатлануы хакында әйткәч, йөрәкләр телгәләнде. Сүзләрен көч-хәл белән әйләндереп сөйләшкән ата кешенең борчылуын аңлавы кыен түгел, инде әкренләп алга барабыз, балабызның күңеле дә сау, дип куанып йөргән бер мәлдә күргән газапларың янәдән кабатлансын әле. Чираттагы тикшеренү вакытында чирнең яңадан кабатлануы хакында ишетү яшәү ямен алган, Мәскәүдә анализлар тәгаен ачыклангач, тәмам уйга баткан ул. Шуңа да, хатыным Гөлчәчәк белән генә сөйләшеп алыгызчы, дип үтенде.

- Төшенкелеккә бирелергә ярамый, - ди Гөлчәчәк үзен-үзе кулга алырга тырышып. - Балабызның гомерен саклап калу өчен тырышырга кирәк. Ә моның өчен безгә тагын акчалата ярдәм кирәк инде. Нишлик соң, бала бит, менә хәзер химиотерапиянең тагын да көчәйтелгәнен алабыз, биш көн инде шулай. Табиблар операция кирәк, ди, - "Трансплантация костного мозга". Әлеге операцияне Мәскәүдә яки Санкт-Петербургта ясамакчылар. Донор безнең илдән табылмаса, чит илдән чакыртмакчылар, ә ул бик кыйммәт булачак, ди. Әле менә берәүләр ясатып кайтты, 1 миллион сум акча кирәк булды, дарулар белән бергә, ди.

Мәскәүдә анализлар бирү дә гаять кыйммәткә чыккан. Бариевлар тагын кая барып бәрелергә белми гаҗизләнә, көчебездән килгән кадәр ярдәм итик аларга, мәрхәмәтле райондашлар! Республика онкология хастаханәсендә баласының аяк очында башын салып, төннәр буе коры идәндә утырып, йокы күрми гаҗизләнгән ананың, кайдан нинди ярдәм сорыйм икән, дип баласы хакына өзгәләнеп йөргән атаның хәленә керик.

Алинәгә ярдәм күрсәтү өчен реквизитлар:

Получатель: БАРИЕВ ЗУФАР ФАРУКОВИЧ
Счет получателя: 40817810562000826096
Банк получателя ОТДЕЛЕНИЕ №8610 СБЕРБАНКА РОССИИ Г. КАЗАНЬ
БИК банка получателя 049205603
Кор.счет 30101810600000000603
НОМЕР КАРТЫ: 4276 8801 7703 1923 (сбербанк)

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250