Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Сәламәтлек

Актаныш районы укучысы реанимобильдә үлә

«Ашыгыч ярдәм» машинасында Яр Чаллы шәһәренә алып барганда, Актаныш районыныӊ Иске Байсар авылында торучы 16 яшьлек яшьүсмернеӊ гомере өзелә.

21 февраль көнне яшь егет үзен начар хис итә башлый, аныӊ тән температурасы күтәрелә. Бары өч көннән соӊ, тагын да катырак авырта башлагач, ул Актаныш үзәк хастаханәсенә мөрәҗәгать итә.
Температураныӊ югары һәм аягы авыртуыныӊ сәбабен ул физкультура дәресендә егылу белән аӊлата. Врачлар авыруны караганнан соӊ, яткыру өчен җитди сәбапләр тапмыйча, кайтарып җибәрәләр.
27 февральдә егетнеӊ хәле тагы да авырая, әти-әнисе аны яӊадан хастаханәгә алып киләләр. Көн дәвамында авыртуныӊ хәле тагы да начарая, шуннан соӊ Яр Чаллыга җибәрергә, дип карар кабул ителә. Үлемнеӊ сәбәбе сепсис дип фаразлыйлар. Хокук саклау органнары тарафынан тикшерү эшләре алып барыла.
Фото: http://www.evening-kazan.ru/articles/v-tatarstane-desyatiklassnik-umer-ot-sepsisa-posle-padeniya-na-lyzhne.html

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250