Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Сәламәтлек

Ашама, балам, кириешки...

Соңгы вакытта табиблар кешеләрнең, бигрәк тә балаларның бик аз сандагысы гына сәламәт дип чаң суга.

Чыннан да, дөрес итеп тукланмау, саф һавада аз йөрү, аз хәрәкәтләнү, балаларның чипсы, кириеш¬ки кебек тәм-том белән тамак ялгавы, компьютер, телевизор белән мавыгулары моның ачык мисалы.
Безнең Кариле балалар бакчасы сабыйларның сәламәтлеген ныгыту һәм үстерүгә аеруча зур игътибар бирә. Бу юнәлештә әти-әниләр алдында аңлату эше алып баруны да төп тәрбияви максаты¬быз дип саныйбыз.
Сер түгел, кайбер әти-әниләр бу хакта баласының сәламәтлегенә куркыныч янаганда гына ис-ләренә төшерә. Югыйсә, организмны балачактан ук даими рәвештә чыныктырып, саклап һәм күзәтеп тору ышанычлырак һәм җиңелрәк тә. Бу максатта бакчабызда даими рәвештә шәхси гигиена буен¬ча әңгәмәләр үткәрелә, физкультура-спорт хәрәкәтен киң пропагандалау, сәламәт яшәү рәвешенә омтылыш тәрбияләү, туклану режимы буенча әти-әниләр белән педагоглар арасында бердәм эш алып барыла. Сәламәтлеккә багышланган чаралар әкияти-музыкаль тамашалар белән баетыла. Әки¬ят геройлары аша балалар гимнастика ясау, хәрәкәт итү, табигый витаминнар, ризыклар белән туклану, чисталыкка омтылу - гомумән, сәламәт яшәү рәвешенең файдалы якларын тирәнтен аңлый. Күптән түгел оештырылган «Сәламәтлек аланына, дуслар, рәхим итегез!» дигән кичә дә нәниләр өчен мавыктыргыч һәм файдалы үтте. Әнә шундый үтемле кичәләр, эзлекле рәвештә сәламәт яшәүне пропагандалау, һичшиксез, яшь буынның таза, көр күңелле булып үсүенә ярдәм итә ала.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250

2
X