Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Сәламәтлек

Балага укол кадауны әти-әнидән сорамаячаклар

Илебездә мондый канун кертелергә бик мөмкин икән, ә Татарстанда мондый тәртип кертү мәсьәләсе инде сәламәтлек саклау министрлыгында өйрәнү уза.

Закон кабул ителгән очракта, сабый балага укол ясатмыйм, дип кенә гариза язып котылып булмаячак, вакцинацияләү мәҗбүри башкарылачак. Бу турыда журналистлар өчен үткәргән пресс-конференциядә сәламәтлек саклау министрыныӊ урынбасары Фарида Яркаева белдерде.

Аныӊ сүзләренчә, вакциянацияне мәҗбүри үткәрү күп илләрдә гадәти хәл. Балага тиешле прививкалар ясатмыйча, аны балалар бакчасына яисә мәктәпкә кабул итмиләр, чөнки мондый бала тирә-юньдәгеләргә зур куркыныч тудыра. Мәсәлән, 2015 елда Татарстанда коклюш белән прививка ясатмаган 155 авырган, паротит авыруына тулы дәвалау курсы үтмәгән 7 бала хастаханәгә эләгә. Баласына вакцина ясатудан баш тарткан әти-әни үз балалары һәм тирә-юньдәге башка сабыйлар өчен зур куркыныч тудыра, моны онытмаска иде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250