Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Сәламәтлек

Балтач үзәк хастаханәсенең поликлиникасында медицина ярдәме күрсәтү тәртибе

- Врачларның кабул итү сәгатьләре 08:15 башлана.

- Регистратура, процедурная (кан алу кабинеты), лабораторияләр, рентген-флюорография кабинетлары, смотровой кабинет 07:30 эшли башлый.

- Авыртулары көчле булган, кичекмәстән медицина ярдәменә мохтаҗ пациентлар (острые, неотложные ) килгән көнендә врачта каралалар.

- Авыртулары көчле булмаган ( плановые) пациентлар врачка күренү өчен чиратка язылырга мөмкиннәр:

1. Регистратура телефоннары аша ( 2-52-11, 2-41-36).

2. Регистратура янында урнашкан инфомат аша.

3. Врачларның кабинетларында.

4. Интернет аша (портал государственных услуг РТ).

- Чиратка язылып, кабул итүне көтү срогы 10 эш көненә кадәр ( 14 көн) (врач-специалистларга: окулист, невролог, эндокринолог, хирург, травматолог, дерматовенеролог) булырга мөмкин.

- Гомуми практика табибы яки участок педиатрларына чиратка язылып, көтү срогы 3 көнгә кадәр ( плановая медицинская помощь) булырга мөмкин.

- Стационарга чиратка язылып, хастаханәгә ятуны көтү срогы 30 эш көненә (рабочих дней) кадәр булырга мөмкин.

- Бушка медицина ярдәме күрсәтү эш көнендә нормативлардан узып киткәндә ( врач приемы, лаборатория анализлары, УЗИ, рентген һ.б.) һәм пациентның үзенең теләге буенча түләүле медицина ярдәме дә күрсәтелергә мөмкин.

(Постановление КМ РТ №1029 от 25.12.2014 г. Об утверждении Программы государственных гарантий бесплатного оказания гражданам медицинской помощи на 2015 год и на плановый период 2016- 2017 годов)
Чулпан МӨХӘММӘТГАЛИЕВА,
район үзәк хастахәнәсенең
поликлиника буенча
баш табиб урынбасары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250