Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Сәламәтлек

Балтачта да сәламәтлек көне узды (фото)

Бүген, Бөтендөнья Сәламәтлек көне уңаеннан, Балтач үзәк хастаханәсендә чара узды.

Шәфкать туташлары чарага килүчеләрнең иң элек кан басымын, буй озынлыкларын үлчәде, кандагы шикәр күләмен тикшерде. Соңыннан табиб-терапевт Гөлназ Низамиева шикәр диабеты турында лекция укыды.

Йөрәк өянәге, шикәр диабеты, кан басымы бер-берсе белән нык бәйләнгән. Югары кан басымы, холестерин, авырлык, тәмәке һәм исерткеч эчемлекләр куллану, аз хәрәкәтләнү үлем очракларының иң күбен - 97,5 процентын алып тора, - дип сөйләде табиб.

Авырудан саклану чаралары һәм аны булдырмау өчен ниләр эшләргә кирәклеге хакында да яхшылап аңлатты.

Хастаханәдә эндокринологның вакытлыча эшләмәве пациентларга шактый гына кыенлыклар тудыра, әлеге чарадан чыгу өчен Казандагы "Диабет үзәк"тән табиблар чакыртачакбыз. Участок терапевтлары сезгә бу хакта алдан хәбәр итәр, - диде дәвалау эшләре буенча баш табиб урынбасары Сәвия Ильясова.

Шулай ук даруларның лимит буенча алынуын һәм акча нәрсәгә җитә, шул даруларга гына заказ бирелүе хакында да әйтеп узды.


Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250