Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Сәламәтлек

Балтачта «Маммография» үзәге кабул итә

«Бу елда районбызныӊ 1300 дән артык хатын-кызга шушы үзәк аша тикшерү уздырачакбыз, ул соӊгы вакытта киӊ таралган, әмма вакытында беленми торган авыруларны алдан белү, аны кисәтү өчен иӊ кулай чара»

Районыбызда ел саен рәсмиләштергән тәртип буенча диспансеризация үткәрелеп килә. Аныӊ әһәмиятен инде күпләр аӊлыйлар, кабул ителүчеләрнеӊ бары моӊа формаль рәвештә, «минем бер җирем дә авыртмый, миӊа кул гына куеп җибәрегез», дип карамаулары кирәк.

Хатын-кызларга киӊрәк медицина тикшерүе үткәрү өчен ел саен күчмә «Маммография» үзәге чакыртыла. Машинага куелган җиһазлар медицина тикшеренүе үтәр өчен иӊ алдынгы алымнарны кулланырга мөмкинлек бирә. «Бу елда районбызныӊ 1300 дән артык хатын-кызга шушы үзәк аша тикшерү уздырачакбыз, ул соӊгы вакытта киӊ таралган, әмма вакытында беленми торган авыруларны алдан белү, аны кисәтү өчен иӊ кулай чара», ди район хастаханәсе баш табибы Газинур Давлиев. Бу үзәктә көнгә 100ән артык тикшерү уздырылуын исәпкә алсак, димәк, алар 2 атна дәвамында бездә булачаклар. Күренергә тиешле икәнсез, соӊга калмасагыз иде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: маммография