Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Сәламәтлек

Балтачта, Татарстанда җан башына уртача дарулар куллану арткан

Республиканың бер яшәүчесенә 2013 елда кулланылган даруларның суммасы 5687 сумны тәшкил итте, дип хәбәр итте 5 мартта ТР фармацевтика хезмәтенең 2013 елдагы эшенең йомгаклары һәм 2014 елга бурычлары буенча республика киңәшмәсендә ТР сәламәтлек саклау министры урынбасары Фәридә Яркәева.

Җан башына уртача дарулар куллануның үсеше ТРның Норлат, Балтач, Бөгелмә, Әлмәт, Чүпрәле һәм Зəй районнарында, шулай ук Казанда билгеләнгән. Әлмәттәге һәм Татарстан башкаласындагы күрсәткечләр республиканың уртача күрсәткечләреннән югарырак.
Шул чакта 9 районда (Биектау, Питрәч, Кайбыч, Ютазы, Мамадыш, Апас, Әгерҗе, Кукмара һәм Аксубайда) 2012 ел белән чагыштырганда бу күрсәткеч 2гә - 12 проценттан артыкка кимегән. Ә даруларны иң аз куллану республиканың Тукай, Югары Ослан, Аксубай, Биектау һәм Кайбыч районнарында билгеләнгән.
Шуның белән бергә Ф.Яркәева, җан башына уртача дару чараларын куллану авырулар санының артуын өлешчә генә күрсәтә дип билгеләде. «Дару чараларын куллану - бу фармацевтика базары үсешенең цивилизацияле күрсәткече. Без даруларны куллану дәрәҗәсе буенча Европаның уртача күрсәткечләренә кадәр җиткермибез әле, аерым илләрдә ул югарырак», - дип билгеләде ул.
Киңәшмәдә катнашкан ТР сәламәтлек саклау министры Адель Вафин үз чиратында, дару тәэминәте медицина ярдәме сыйфатының әһәмиятле өлеше булып тора, ә фармацевтика базарының үсеше җыеп әйткәндә сәламәтлек саклауның күрсәткечләре белән аерылгысыз бәйле, дип билгеләде. Бүген ил җитәкчелеге, аның сүзләре буенча, гомумән сәламәтлек саклауда һәм аерым әйткәндә дару тәэминәте сферасында системалы үзгәртеп коруларга гаять зур игътибар бирә. Ул, үткән елда 2025 ел кадәр халыкны дару белән тәэмин итү стратегиясе рәсмиләштерелде, дип искә төшерде.
Фото: http://medportal.ru/mednovosti/news/2013/06/28/543emias/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250