Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Сәламәтлек

Балтачта туберкулез белән авыручылар арта икән

24 март - туберкулезга каршы көрәш көне....

Балтачта туберкулез белән авыручылар арта икән. Бу хакта республика мәгълүмат чараларыннан укып белдек. Бүген – 24 март, туберкулезга каршы көрәш көне. Шул уңайдан район фтизиатры  М. Минсафинаның язмасын тәкъдим итәбез.

Туберкулез – йогышлы авыру. Туберкулез микроблары, авыру кеше сөйләшкәндә, йөткергәндә, төчкергәндә, көлгәндә төкерек белән һавага чыгалар һәм алар шул ук һаваны сулаучы сәламәт кеше организмына үтеп керергә мөмкин. Туберкулезның ачык формасы белән авыручы кеше микробларны тирә-якка күпләп тарата.

Туберкулез микробактериясе өч типка бүленә: кеше, үгез һәм кош микробактерияләре. Кешене өч төрле типтагы микробта зарарларга мөмкин.

Авыру кеше белән сәламәт кешенең контакты төрлечә була. Мәсәлән, гаилә контакты. Ата яки ана туберкулез белән авырса, гаиләдәге бүтәннәргә туберкулез йогу ихтималы зуррак.

II төр контакт – квартира контакты дип йөртелә. Бу очракта сүз бер коридорда яшәүче авыру күрше турында бара. Хәзерге вакытта авыруларга изоляцияләнгән квартиралар бирелү сәбәпле мондый контактның роле елдан–ел кими.

Тагын бер төр контакт – очраклы контакт. Бу очракта кешенең кайда һәм кайчан авыру йоктырганлыгы билгесез кала. Мондый контакт теләсә кайда кунып, теләсә кем белән аралашучы кешеләрдә булырга мөмкин.

Шуны да әйтергә кирәк, үз гомерендә үпкә авырулары башка берәү белән очрашмый калган кеше юк. Ләкин сулыш юлына туберкулез микроблары кергән һәрбер кеше авырып китми. Туберкулез микробларының сәламәт кеше организмына үтеп керүе өч төрле нәтиҗәгә китерергә мөмкин.

1.​ Беренче очракта – туберкулез микробы сәламәт кеше организмына үтеп керә, ләкин кешегә авыру йокмый.

2.​ Икенче очракта – организм үтеп кергән миллионлаган туберкулез микробларын тиз генә җиңә алмый, туберкулез тудыручы кайбер микроблар исән калалар.

3.​ Өченче очракта – авыруларга каршы торучанлыгы бик нык кимегән организмда туберкулез микроблары күпләп үрчи башлыйлар һәм кеше чиргә бирешә.

Туберкулез авыруы кайчакта кисәк башланган кебек була һәм аны кеше салкын тию белән бәйли. Әйе, салкын тию, каты туңу, бигрәк тә дымык салкын үпкәдә булган кечкенә туберкулез ялкынсынуын көчәйтеп җибәрергә мөмкин. Артык туңудан организмның авыруларга каршы тору сәләте кими һәм моңарчы зарар китерә алмаган микроблар үзләренең эшләрен эшли башлыйлар.

Туберкулез үпкә авыруы гына түгел, ул бөтен организмның авыруы, чөнки туберкулез вакытында, сулыш органнарында барлыкка килгән үзгәрешләр белән беррәттән, башка системаларның да зарарлануы мәгълүм.

Туберкулез авыруының билгеләре дә аның упкәдә ни дәрәҗәдә таралган булуына бәйле. Башлангыч чорда, үпкәнең зур булмаган өлеше генә зарарланганда, кеше үзен яхшы хис итә, аңарда туберкулез авыруына хас бернинди билгеләр булмаска мөмкин. Зарарлану үпкәнең башка урыннарына җәелә башлагач, авыруның беренче билгеләре сизелә.

Авыруның иртә беленә торган билгесе – температура күтәрелү. Температура матдәләр алмашы бозылу һәм организмның туберкулез таякчыклары бүлеп чыгарган агу белән агулануы нәтиҗәсендә була. Туберкулез белән авыручыларның температурасы әллә ни югары булмый: ул берничә атна буена кичке сәгать бишләрдә 37,1 – 37,2 градустан артмаска мөмкин. Мондый температураны кеше җиңел кичерә, шуңа аңа игътибар итми. Туберкулез авыруы көчәя төшкәч, температура да ныграк күтәрелә. Ябыгу: туберкулез белән авыручылар акрынлап ябыга баралар, ләкин баштарак моны үзләре сизмәскә дә мөмкин.

Тирләү шулай ук сәламәт тирләү тугел; йоклаганда, башлыча таң алдыннанрак шыбыр тиргә батып уяна. Туберкулезның башлангыч чорында ук кешедә сирәк-мирәк коры ютәл сизелгәли. Моңа ничектер игътибар да ителми. Кайчакта бер – ике айдан, ютәлләгәндә аз гына какырыкта килә башларга мөмкин. Какырык җиңел генә чыга, бернинди исе булмый. Тора-бара ул күбәя. Какырык сары, яшькелт, кызгылт төстә булырга мөмкин.

Карлыккан тавышы ютәл тамак туберкулезы башланганда була. Кешенең һәр ютәлләве, билгеле туберкулез авыруы башланган дигән сүз түгел. Ютәл – организмның саклану рефлексы буларак хезмәт итә. Туберкулез микроблары организмны зарарлый башлагач, кешедә хәлсезлек сизелә. Ул аз гына хәрәкәтләнсә дә, бик тиз арый. Кичкә таба бөтенләй хәле бетә.

Туберкулезның башлангыч чорында тын кысу бөтенләй сизелми, чөнки бу вакытта үпкә үзенең резерв мөмкинлегеген эшкә җигә. Туберкулез үпкәнең күп өлешенә җәелгәч, тын кысу көчәя. Күкрәк авырту туберкулез авыруының башлангыч чорында шулай ук сирәк күзәтелә. Авыру кеше кайчакта аркада, калак сөяге тирәсендә чәнчү, басым тойгысы сизә. Туберкулез коры яки экстудатлы плевриттан башланса, бу туберкулезның башлангыч чоры булып тора, аны дәвалау да җиңел һәм тизрәк була.

Кызыл кан тәнчекләре үзләренең кан юлларыннан чыгып сулыш юлларына эләксәләр, ютәлләгәндә какырыкта аз гына кан күренергә мөмкин. Кан килү ул туберкулез авыруына гына хас билге тугел. Авыру кеше нинди генә сәбәптән дә кан төкерсә, врачка күренергә тиеш. Авыру кешенең кан төкерүе бик мөһим билге. Авыруларның туберкулезы, гадәттә, кан төкергәннән соң көчәеп китә. Санап үткән билгеләр белән бергә башка билгеләр дә мәгълүм: авыру кеше елый, үртәлә, тиз кабына, начар йоклый, тәне сызлый, башы авырта. Боларның барысы да нерв системасы зарарлану нәтиҗәсе булып тора.

Үпкә туберкулезына диагноз кую шактый кыен. Авыруның башлангыч чоры процессы бик акрын, айлар буена сузылырга мөмкин.

1.​ Туберкулез микробларын башлыча авыру кешенең какырыгыннан эзлиләр.

2.​ Микробларның шулай ук ашказаны суында, бәвелдә, биздән алынган эрендә, плевра сыекчасында, үпкәнең операция вакытында кисеп алынган кисәкчеләрендә булуы ихтимал.

3.​ Кешедә туберкулез авыруы барлыгына шик туу белән канга гомуми анализ ясала. Туберкулез үпкәнең аз гына өлешен зарарлаган вакытта РОЭ да зур булмый, ул сәгатенә 20-25 ммдан күтәрелми.

Туберкулезга диагноз куюда рентгенның роле ни дәрәҗәдә әһәмиятле икәне һәркемгә билгеле. Рентген ярдәмендә үпкәдәге үзгәрешнең туберкулезмы, әллә башка бер авырумы икәнен дә аерып була.

Туберкулез тапларын үз вакытында табу өчен кешенең күкрәк читлеген махсус аппарат ярдәмендә кечкенә генә пленкаларга фотога төшерәләр. Бу метод флюорография дип атала. Флюорография авыруны башлангыч чорында ук ачыкларга мөмкинлек бирә. рак, үпкә ялкынсынуы, үпкәдәге тумыштан булган төрле үзгәрешләр, янак булмаган шешләр һ.б. – барысы да пленкада яхшы күренә.

15 яшьтән зуррак булган һәркем ике елга бер булса да флюорография үтәргә тиеш.

Туберкулезны кисәтү чаралары. Вакцинация дип аталган беренче прививканы яңа туган балаларның барысына да ясыйлар. Хәзерге вакытта туберкулезга каршы прививкалар балаларга һәм яшүсмерләргә ясала. Туберкулез белән авырган кешеләргә прививка ясалмый. Прививка ясалган кеше туберкулез белән авырса да, туберкулезның җиңел формасы белән авырый, тиешенчә дәваланганда, аның сәламәтләнүе дә тизрәк була.

Кеше организмында туберкулез авыруы барлыгын иртәрәк ачыклау өчен планлы рәвештә үткәрелә торган Манту реакциясе кую балаларга елга бер тапкыр 1 яшьтән алып 7 яшькә кадәр уздырыла, ә 8 яшьтән олы балаларга 17 яшькә кадәр диаскинтест диеп аталган проба куела.

Әгәрдә балага бала тудыру йортында БЦЖ-М вакцинасы ясалмаган очракта, бала 6 айлык яшеннән елга ике тапкыр Манту реакциясе уздырыла.

Иммунодиагностиканы уздыруга әти- әниләр каршы булганочракта бала фтизиатрга консультациягә җибәрелә.

Туберкулино – диагностика узмаган балалар коллективларына фтизиатрдан туберкулез авыруы булмау турында белешмә булган очракта гына кертеләләр.

Нормаль тормыш тәртибе, режим – организмны ныгытуның һәм аның туберкулезга каршы торучанлыгын арттыруның иң көчле чараларыннан берсе.

Кайберәүләрдә туберкулезның төзәлеп бетмичә хроник формаларга күчүенең төп сәбәбе – авыруларның эчүчелек белән шөгыльләнүе. Эчкечеләрдә туберкулез авыруы аракы эчмәүчеләр белән чагыштырганда алты мәртәбә ешрак очрый.

Алкогольнең зыяны тимәгән бер орган да юк. Туберкулезның тиз ара торган авыр формалары нәкъ менә алкоголикларда очрый.

Туберкулезны дәвалауга комачаулый торган сәбәпләрнең тагы берсе -тәмәке төтене. Сулыш органнары – тәмәке төтенендәге заралы матдәләрнең организмга керү юлы ул. Тәмәке агуларының беренче удары нәкъ менә сулыш органнарына төшә. Тәмәке тартучыларда үпкәнең төрле йогышлы авыруларга каршы торучанлыгы шактый түбән. Тәмәке тарту үпкә туберкулезы белән дә бәйләнгән. Тәмәке тартучыларның туберкулез белән авыру проценты тәмәке тартучылар арасында гына караганда ике тапкырга диярлек югарырак. Тәмәке тарткан кеше хроник бронхиттан интегә. Тәмәке тартучы кешенең кан юллары стенасы тыгызлану сәбәпле, туберкулезга каршы кулланыла торган дарулар начар сеңәләр. Туберкулездан котылырга теләгән кеше тәмәке тартмаска тиеш.

Балтач районы буенча, 2017нче елда 5 кеше диспансер учетка алынды. Алар беренче тапкыр туберкулез белән авыручылар. Шуларның өчесе флюорография үткәннән соң, бер бала манту реакциясе ясатканнан соң һәм бер авыруда умырткалык туберкулезы табылды. Шуны әйтәсе килә, манту реакциясе ясатканнан соң һәм диаскинтест кую, балалар һәм яшүсмерләр арасында Латентная тубинфекция, ягъни яшерен үтүче туберкулез бала оранизмында бик җиңел дәвалана, вакытында дәвалану көчле туберкулез авыруыннан саклап кала.

Кешеләрнең үз сәламәтлегенә игътибарлы булу, диспансеризация һәм флюорографияне вакытында үтү сәбәпле, туберкулез авыруы башлангыч стадиядә ачыклана. Шулай ук флюорография үткән вакытта үпкәдә яман шеш авыруы һәм үпкә ялкынсыну очраклары да табыла. Шуңа күрә вакытында флюорография үтү башлангыч стадияләрендә кеше гомере өчен куркыныч тудырган көчле авыртуларны билгеләү өчен дә бик мөһим.

Райфтизиатр Минсафина Ф.М.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: туберкулез