Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Сәламәтлек

Баш врач әйткәнне хезмәткәрләре укымый

Укымый дисәң дә, тыңламый дисәң дә буладыр инде бу очракта... Өлкән кешенең редакциягә булган мөрәҗәгатеннән чыгып әйтү: - Гәҗитне дә укыдым, хисап җыелышында да булдым, дәү врач грипп вакытында, бик ашыгыч булмаса, хастаханәгә килеп йөрмәскә дигән иде...

Какшап киттем җиңелчә генә. Киңәшне истә тотып, регистратурага (2-52-11) шалтыраттым, аны без язмыйбыз, диделәр. Участок табибына шалтыраттым, безнең эш түгел, килеп язылып кит, имеш. Үзләре килмәгез, грипп ияртеп йөрмәгез, диләр, үзләре киресен тукыйлар. Авыр микәнни инде шуны язарга... Кызым, язып чык әле... Исемемне генә куйма...

Өлкән кеше булгач, бабайның сүзен тыңламыйча булмый, гәрчә журналистларга аркаланып тәнкыйть белдергәнне өнәп бетермәсәм дә... Ярар, чиратка язмасыннар, бездән дә файдалансыннар, ди... Хикмәт бит монда башкада. Бабай дөрес әйтә, җитәкченең сүзе күп очракта үтәлми шул ... һавада эленеп кала... Юкса ул үзе, мин шулай дидем, сез тыңлый күрмәгез берүк дип әйтмидер... Күбрәк хисапчысы һәм башкасы түрә шул бездә...
Фото: zdrav.tatar.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250