Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Сәламәтлек

Белгечләр коронавирусның катлаулы формалары саны арту сәбәбен аңлатты

Татарстанда авыруларның гомуми саны структурасында яңа коронавирус инфекциясе даими рәвештә 3,5 процент тәшкил итә.

(Казан, 16 ноябрь, «Татар-информ», Эвелина Киселёва). Татарстанда яңа коронавирус инфекциясенең катлаулы формалары саны арткан. Бу турыда «Татар-информ» агентлыгында матбугат конференциясендә Россия Кулланучы хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек хезмәтенең Татарстан буенча идарәсе (Роспотребнадзор) җитәкчесе урынбасары Любовь Авдонина сөйләде.

«Ноябрьнең беренче ике атнасында коронавирус белән авыручы 65 яшьтән өлкәнрәк кешеләр саны (октябрьнең шул чоры белән чагыштырганда) 1,5 тапкыр арткан. Шулай ук коронавирусның авыр формалары белән чирләүчеләр арткан, бигрәк тә 65 яшьтән өлкәнрәк кешеләр каты авыруын аңларга кирәк», — диде спикер.

Любовь Авдонина сүзләренчә, табибларга соң мөрәҗәгать итү һәм үз-үзеңне дәваларга маташу да чирнең катлаулы формалары артуда үз ролен уйный.

«Covid-19 белән авыручылар өлеше артмаган һәм гомуми авырулар саны структурасында 3,5 процент кына тәшкил итә», — диде ведомство җитәкчесенең урынбасары.

Чыганак: ТИ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: коронавирус covid-19 ковид-19