Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Сәламәтлек

Бер-береӊне аӊлау кирәк

Иртән хастаханәнеӊ «Ашыгыч ярдәм» бүлегенә мөрәҗәгать итәргә туры килде. Килеп керүгә акырып-бакырып, әшәке сүзләр белән сүгенеп идәндә ятучы исерек ир-ат...

Иртән хастаханәнеӊ «Ашыгыч ярдәм» бүлегенә мөрәҗәгать итәргә туры килде. Килеп керүгә акырып-бакырып, әшәке сүзләр белән сүгенеп идәндә ятучы исерек ир-атны торгызырга, киемнәрен кидерергә тырышып мәш килгән хезмәткәрләрне күреп, «монда мин генә кирәк икән, бигрәк җайсыз вакытка туры килдем», дип китәргә уйлаган идем, әмма туктатып, йомышымны сорап, аны үтәделәр.

«Төнге 11ләр тирәсендә телефон аша, Балтач урамында урамда исерек кеше аӊсыз аунап ята, дигәч, барып алган идек. Төне буе менә шушылай акырып, сүгенеп чыкты, берәр нәрсә ясый күрмәсен, дип күз дә йоммыйча саклап чыктык», диләр кызлар. Эштә бу исерек бәндә генә түгел бит, сәгатькә икешәр тапкыр өйләргә чакырулар була, бик авыр хәлдәгесен ятарга салырга кирәк, бөтен кирәк-яраларны да безгә әзерлисе, диләр алар. Шушы хәлләрне күргәч, кайбер социаль челтәрләрдә, «Безгә «Ашыгыч ярдәм машинасы» тиз килмәде яисә ярдәм күрсәткәндә шәфкать туташы елмаеп та карамады», дип зур итеп язучыларга, менә шушында килеп, төне буе ниндидер бер исерек бәндәнеӊ акырып, сине эт итеп сүгеп ятуыннан соӊ, матур итеп елмаерга, тәмле сүз әйтергә мөмкинлегеӊ калырмы соӊ, дигән сорауны бирәсе килә. Әйдәгез, бер-беребезгә ихтирам белән карыйк, кайбер вакытта үзебезне икенче кеше урынына куеп, бу очракта мин нишләр идем, дигән сорауга җавап эзлик әле.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: төрлесе