Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Сәламәтлек

Больницадагы үлем

Казан шәһәрендә урнашкан хастаханәләрнең берсендә 16 яшьлек пациент үлеме белән бәйле җинаять эше кузгатылган. Авыру кызга укол ясаганнан соң ул аңына килми һәм вафат була.

Россия Федерациясе Тикшерү комитетының матбугат үзәге хәбәр иткәнчә, 16 яшьлек кызны хастаханәгә алып киләләр һәм аңа «ангина» диагнозы куела. Пациенткага шәфкать туташы укол ясый. Бу процедурадан соң кыз үзен кисәк начар хис итә һәм табиблар кулында җан бирә.
Хәзергә үлемнең сәбәбе анафилактик шок дип фаразлана. Җинаять эше Россия Федерациясе Тикшерү комитетының Казан шәһәре тикшерү идарәсенең Совет районы тикшерү бүлеге тарафыннан Россия Федерациясенең Җинаять кодексының 109 статьясының 2 нче бүлеге буенча кузгатылган. Больница хезмәткәрләренең үз вазифаларын нинди дәрәҗәдә башкарулары буенча тикшерү эшләре бара.
Исегезгә төшерәбез, бу куңелсез вакыйга бер тәүлек эчендә икенче очрак инде. Әле кичә генә Казан шәһәре хастаханәләренең берсендә 6 яшьлек кыз баланың гомере өзелүе турында хәбәр килгән иде. Эче авырту сәбәпле кечкенә баланы «ашыгыч ярдәм» бригадасы алып килә, әммә кыз баланың гомерен врачлар саклап кала алмыйлар.Бала үлеменең сәбәбе - менингококк бактериясе инфекциясе дип атала. Бу очрак буенча да тикшерү эшләре бара, җинаять эше әле ачылмаган. Бу турыда RuNeW24 сайты хәбәр итә

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250