Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Сәламәтлек

Бушка диспансеризация үтү мөмкинлегеннән файдаланып калыгыз!?

2013 елдан башлап Россия федерациясендә шулай ук Татарстан республикасының барлык район hәм шәхәрләрендә 21 яшьтән башлап барлык халыкка диспансеризация үткәрелә башлады.

Диспансеризация - ул профилактик медицина тикшеренүе, 21 яшьтән башлап hәр гражданинга 3 елга бер тапкыр үткәрелергә тиеш (әгәр дә кешенең быел тулган яше 3кә бүленсә): 21 яшь (1994.), 24 (1991), 27 (1988), 30 (1985), 33 (1982), 36 (1979), 39 (1976), 42 (1973), 45 (1970), 48 (1967), 51 (1964), 54 (1961), 57 (1958), 60 (1955), 63 (1952), 66 (1949), 69 (1946), 72 (1943), 75 (1940), 78 (1937), 81 (1934), 84 (1931), 87 (1928), 90 (1925), 93 (1922), 96 (1919), 99 (1916).
Диспансеризация үтү өчен гражданнар иң беренче чиратта үзенең участок табибына мөрәҗәгать итәргә тиеш (Балтач зонасы - ЦРБ поликлиникасына, Чепья - Чепья участок хастаханәсенә, Яңгул - Яңгул врач амбулаториясенә, Норма-Кариле зонасы - Кариле врач амбулаториясенә.
Диспансеризация үтүне башлаганда hәр гражданга «информированное добровольное согласие» тутырыла hәм имзасы куела. Үз участок гомуми практика табибы (ВОП) hәм аның шәфкать туташлары тарафыннан нинди анализлар бирелергә, нинди төр тикшеренү үтәргә кирәклеге аңлатыла. Гражданнар бу медицина тикшерүе үтәргә килгәндә кан бирү өчен ач карынга килергә тиешләр, өйдән иртәнге бәвел (моча) алып килергә, кайбер яшьтәгеләргә өйдән тизәк (кал) анализы алып килү кирәк. Кайсы яшьтәге кешегә нинди анализ hәм тикшеренү үтәсе икәнен участок медсестралары кабинет номерлары белән язу (бегунок) бирәләр. Диспансеризация гражданнарга бушка үткәрелә.
Регуляр рәвештә диспансеризация медицина тикшеренүе үтү авыруларны, бигрәк тә бугенге көндә актуаль булган йөрәк-кан тамырлары (инфаркт, инсульт, югары кан басымы); яман шеш авыруларын, шикәр диабеты; хроник үпкә hәм бронх авыруларын булдырмый калу яки беренчел стадиясендә авыртуның башлангычында вакытында тиешле дәвалау билгеләү өчен бик тә мөhим.
Шулай ук халыкны сәламәт яшәү рәвеше алып баруга өндәү (алкоголизм, наркомания, тәмәке тартуга каршы көрәш), физик активлыкны арттыру, рациональ туклану чиктән тыш авырлыкны (симерү) булдырмый калу өчен дә кирәкле.
Россия Федерациясенең Федераль законы нигезендә (№323-ФЗ 21.11.11 ст. 24 «Об основах охраны здоровья граждан в РФ») организация һәм предприятие башлыклары (любые работодатели) үз эшчеләрен диспансеризация һәм медосмотр үткәрергә беркаршылыксыз эш урыныннан медицина учреждениесына җибәрергә тиешләр.
Поликлиника регистратурасында кайнар линия (горячая линия) телефоны да эшли 8(84368) 2-52-11, 2-41-36.
Поликлиника эш сәгатьләрендә 07:30 - 16:12 кадәр бу телефон буенча да диспансеризация турында информация алырга була.
Чулпан МӨХӘММӘТГАЛИЕВА
Балтач үзәк хастаханәсенең
Поликлиника буенча
баш табиб урынбасары
Фото: http://www.admkrsk.ru/citytoday/health/Pages/Dispacerizacia.aspx

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250