Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Сәламәтлек

Буыннарыңны сакла

Таш гасырдан бирле килә торган авыру инде бу. Казылмалардагы шул чор скелетлары сөякләрендә дә остеоартроз билгеләре табылган. Борынгы медицинада ук Гиппократ үзенең эшендә аны подагра һәм башка буын авырулары белән янәшә куйган.

Бот һәм тез сөяге остеоартрозы белән хатын-кызлар ирләргә караганда - 2, ә кайбер башка төре белән 10 тапкыр ешрак авырыйлар.
Остеоартроз авыруыннан буын кимерчәкләренә зыян килә, сөякләрнең читләре үсеп, нормадан тайпылуы күзәтелә. «Остео» - сөяк, ә «артроз» - буыннар зарарлануы. Башкача да әйтәләр: остеоарт-рит, артроз, артрит һ.б. Остеоартроз вакытында буын кимерчәге тиз картая. Ул үзенең сыгылмалылыгын югалта, буын өслеге киңәя, аларда чатнаулар барлыкка килә. Кайбер урыннарда кимерчәк шул дәрәҗәдә ваклана: эрозия, җәрәхәт хасил итә. Бу буыннар эшчәнлеге бозылуга китерә һәм йөргәндә авырту барлыкка килә. Остеоартроз вакытында, барыннан да бигрәк, оча сөяге һәм тез буыннары зарарлана. Бу авыруны буыннардагы үзгәреш, аяк атлагандагы читенлек, иртән авырдан хәрәкәт башлаудан, буыннар авыртудан сизеп була. Аның килеп чыгу һәм азуы сәбәпләре түбәндәгеләр: буыннарның җәрәхәтләнүе, аларга ялгыш авырлык төшү, артык хәрәкәтләнү, кешенең яше, симерү, нәселдәнлек. Авыруны дәвалау һәм кисәтү алымнары булып иң беренчесе дөрес диета саклау, артык авырлыктан арыну тора. Физик күнегүләр эшләргә кирәк. Ортопедик коррекция, физиотерапия (ләм белән дәвалау, парафин, ДДТ) алу өчен шифаханә-курортларда дәвалану әйбәт. Үзегезне салкыннан, юештән саклагыз, менюны һәм авырлыгыгызны даими контрольдә тотыгыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250