Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Сәламәтлек

Чехиягә кабат бару өчен Зәмирә райондашлардан ярдәм сорый

Борнак авылында яшәүче Зәмирә Шәмсетдинованың Чехиядә дәвалануы турында хәбәр иткән идек. Март башында алар чит илдән кайттылар. Әти-әнисе белән барып, сәламәтлеге өчен көрәшеп, үзе дә зур көч куючы Зәмирәбез дәвалану курсларының файдасы барлыгына ышанып кына калмый, ә нәтиҗәләрен дә күрсәтә.

Алтынчы яше белән баручы кечкенә кызчыкның сөйләме алгы якка китүен җиткерә Зәмирәнең әти-әнисе, гәүдә тотышында да уңай үзгәрешләр күрә алар. Чехиядә дәвалану курсларында Зәмирәнең авыртуга чыдый алмый елаган моментлары да күп булган әлбәттә, ләкин йөрәкләре ничек кенә өзгәләнсә дә, Шәмсетдиновлар гаиләсе моның кызларының сәламәт тормышына бер адым булуын аңлыйлар. Чит илгә сәяхәтне Зәмирә әйбәт кичергән, андагы климатка да тиз яраклашкан. Чехиядә, әлбәттә, бер генә дәвалану курсы узып кирәкле нәтиҗәләргә ирешеп булмый, шуңа да алар августта анда янәдән барырга өметләнәләр. Зәмирәгә анда яңадан эләгү өчен хөрмәтле райондашларыбызның ярдәме кирәк. Кечкенә, сабыр кызчык моңарчы да зур ярдәм күрсәткән олуг йөрәкле кешеләрнең моннан соң да ярдәмсез калмауларына ышана.

Хөрмәтле райондашларыбыз! Зәмирәбезнең киләчәк язмышында без дә үз эзебезне калдыра алабыз, бүген аңа 50, 100 сум да зур файда китерә алачак. Әйдәгез, шушы изге эштән читтә калмыйк, ярдәм итик.


Зәмирәгә ярдәм күрсәтү өчен реквизитлар:
Получатель: ШАМСУТДИНОВА АНИСА РАФИСОВНА
Счет получателя: 40817810862000490766
Банк получателя ОТДЕЛЕНИЕ №8610 СБЕРБАНКА РОССИИ Г. КАЗАНЬ
БИК банка получателя 049205603
Кор.счет 30101810600000000603
НОМЕР КАРТЫ: 5469 6200 1597 3926
Киви кошелек +79872840041
Мобильный банк 89872840041
МТС https://pay.mts.ru/webportal/payments либо *115#
А так же можно перевести с номера на номер с этих сайтов.
через Ruru https://www.ruru.ru/init-payment/19
Mobi money https://www.mobi-money.ru/order/meg


Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250