Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Сәламәтлек

Диспансеризация үтәргә онытма

Хөрмәтле райондашлар! Әгәр дә сезгә бу елда 21 яшь (1995 ), 24 (1992), 27 (1989), 30 (1986), 33 (1983), 36 (1980), 39 (1977), 42 (1974), 45 (1971), 48 (1968), 51 (1965), 54 (1962), 57 (1959), 60 (1956), 63 (1953), 66 (1950), 69 (1947), 72 (1944), 75 (1941), 78 (1938), 81...

2013 елдан башлап Татарстан Республикасының барлык район hәм шәһәрләрендә барлык халыкка диспансеризация үткәрелә башлады.
Диспансеризация - ул hәр гражданинга 3 елга бер тапкыр үткәрелергә тиешле профилактик медицина тикшеренүе. Аны үтү өчен гражданнар иң беренче чиратта үзенең участок табибына мөрәҗәгать итәргә тиеш. Диспансеризация гражданнарга бушка үткәрелүен дә истән чыгармагыз.

Даими рәвештә медицина тикшеренүе үтү авыруларны, бигрәк тә бүгенге көндә актуаль булган йөрәк-кан тамырлары (инфаркт, инсульт, югары кан басымы); яман шеш авыруларын, шикәр диабеты; хроник үпкә hәм бронх авыруларын булдырмый калу яки беренчел стадиясендә тиешле дәвалау билгеләү өчен бик тә мөhим.

Диспансеризацияне 2015 елда 5740 райондашыбыз үткән. Шулар арасыннан 912сендә яңа авырулар табылган. Шуңа күрә райондашларыбыз әлеге профилактик медицина тикшеренүеннән качып йөрмәсеннәр, килсеннәр, тикшеренсеннәр иде. Чөнки бу иң беренче чиратта табибка түгел, ә пациентның үзенә кирәк. Диспансеризация үтүчеләрнең 30 %ка якыны төрле стадиядәге гипертоник авырулардан җәфа чигә. Шуңа да табибларыбыз кушкан даруларны даими эчеп, үз-үзеңне гел контрольдә тоту кирәк. Гипертоник авыруларның килеп чыгу сәбәбе - киңәшләрне үтәмәү.
Фото: forum

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250