Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Сәламәтлек

Дөрес бәяне пациентлар бирә

Күптән түгел без, бертөркем әбиләр Балтач үзәк хастаханәсенең терапия бүлегендә дәваланып чыктык. Бәхетебезгә бик яхшы табибка Рүзәл Камалиевка эләгеп, тиз арада сәламәтләнеп өеләребезгә кайттык. Хәзер аңа һәркөн изге догада булып, хәерле гомерләр, хәерле эшләр телибез.

Без, терапия бүлегенең икенче палатасында ятучылар, барыбыз дабиредә хезмәт куйган ак халатлы шәфкать ияләреннән канәгать калдык.
Барлык урта медицина персоналының, техник хезмәткәрләрнең үз хезмәтләренә бик җаваплы карап, җиренә җиткереп эшләүләренә сокландык.
Аларның төгәллеге, авыруларга ягымлы карашлары бик уңай тәэсир итә, җылы мохит тудыра, тизрәк терелергә ярдәм итә. Авыруларның туклануы да тиешле дәрәҗәдә оештырылган, итле, сөтле ризыклар белән беррәттән яшелчәсе дә, витаминлы ризыклар да бирелә.

Дәвалаучы табибыбыз Рүзәл Камалиев турында аерым әйтәсебез килә, аның барлык эшне көйләп, җайга салып, һәр авыруга вакытында һәм дөрес дәвалау ысуллары билгеләвенә, үзенең тәмле теле, аерым мөгамәләсе, игътибары белән дә дәвалавына сокланып туя алмадык. Яңа елның озын ялларында хастаханәгә бик авыр хәлдәге авырулар янына чакырып китергәч, бүлектәге үз авырулары янына кереп, һәрберебезнең кан басымын, йөрәк тибешен тикшереп, хәлләребезне белеп чыгып китүенә сокландык, гаҗәпләндек. Юкса, дәүләт тарафыннан бирелгән законлы ялы бит. Хәлебезне белмәсә дә бер сүз әйтеп булмый. Ә ул гиппократ антына тугры калып, көн дими, төн дими, безнең сәламәтлегебезне кайгыртты. Булса, була икән мондый табиб та. Олы кайгыртучанлыгы өчен ихластан рәхмәт аңа.

Без еш кына тормыш кыенлыкларыннан, заманадан зарланырга яратабыз. Картлык шатлык түгел. Гомер көзендә болытлы, салкынча көннәрне кояш кебек яктыртып, җылытып эшләүче әлеге коллективның үзеңә карата шундый игътибарын тойгач, яшисе килеп китә.

Тәскирә, Нәсимә, Әминә, Сәкинә, Нурҗиһан, Мөслимә.
Фото: crbbaltasi

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250