Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Сәламәтлек

Гаепле һәм гаепсезләр

Район үзәк хастаханәсендә «Ак Барс-Мед иминият компаниясе» җитәкчелеге үткәргән «түгәрәк өстәл»дә Казаннан килгән белгеч Минсалих Сәхәпов: «Безнең максат - медицина хезмәтен яхшы итеп оештыру», - диде.

Әле алдагы очрашуда гына райондашларыбыз үзәкләргә үткән чират һәм бахила мәсьәләсен күтәргән иде. Бу нисбәттән акрынлап булса да, уңай якка үзгәреш күзәтелә. Бахилалар бушка бирелә башлады. Чиратларны киметү максатыннан да төрле чаралар эзләнә. Табибка алдан язылу телефон яки интернет аша башкарыла. Соңгысы бүген реаль үк булмаса да, киләчәктә уңышлы гына эшләр дигән ышанычта табиблар. Хәзер регистратурага урнаштырылган инфомат аша да чиратка язылырга була. Әмма ул әлегә тест рәвешендә генә эшли.
Әлегә дару мәсьәләсе дә баш авыртуы булып кала бирә. Табибларның «Иң беренче дарулар онкологик авыручыларга, астматикларга... бирелә» дигән сүзләренә каршы «Безнең ни гаебебез бар, без дә бит кирәк булганга даруга язылабыз», ди халык. Ризасызлык аңлашыла. Табиблар әлеге хәлне түбәндәгечә аңлата:
- Бөтен кеше акчадан «отказ» язса, даруга акча җитәр иде. Бүген 73 процент кеше акча ала. Ә дару алучылар арасында бик кыйммәтле препаратлар кулланучылар бар.
- Кем өлгерә, даруны шул алу да дөреслеккә туры килми инде, - дип ризасызлык белдерүчеләр булды.
- Сезнең җирлектән чыккан Дәүләт Советы депутатлары бар. Нигә аларга ярдәм сорап мөрәҗәгать итмәскә? - дип сорау белән чыкты башкаладан килгән белгеч.
«Түгәрәк өстәл»гә язмача кергән сорауларга да җавап бирелде. Алар арасында кайбер
лаборантларның дорфалыгыннан зарланганнары да, өлкәннәргә флюорографияне авылларда үтү мөмкинлеге тудыру, группага чыгуны билгеләү турында да сораулар бар иде.
Баш табиб лаборантлар мәсьәләсендә хезмәткәрләр белән сөйләшергә ышандырды. Ә менә рентген-машиналарны авылларга җибәрү зур чыгымнар сорый. Хастаханәнең аңа мөмкинлеге юк. Ә группага чыгуда инициатива кешенең үзеннән булырга тиеш, әмма пациентка бу хакта табибның әйтүе дә кирәк, ди Газинур Дәүлиев. «Белмәдем, ник миңа тиеш булып та группа бирелми» дип гаеплеләрне эзләргә кирәкми. Җавапларның һәрберсе дә канәгатьләнерлек булмаса да, киләчәктә үзгәрешләр бары яхшы якка гына булыр дигән өметтә кала райондашлар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250