Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Сәламәтлек

Газинур Дәүлиев: "Һәрбер өлкәнең үз нечкәлекләре бар"

Медицинага карата райондашларыбызда беркайчан да сорау бетми. Шушыларны күз алдында тотып, район үзәк хастаханәсенең баш табибы Газинур Дәүлиев белән әңгәмә төзедек.

- Газинур Дәүләтович, ялгышмасам район үзәк хастаханәсендә күп кенә үзгәрешләр президентыбыз Рөстәм Миңнеханов килгәннән соң башланды?
- Әйе, республика тарафыннан бирелгән акчаларга бүгенге көндә кирәк булган бик күп мебель һәм замана таләпләренә җавап бирерлек җиһазлар ала алдык. Эчке органнарга эндоскоп белән кереп операция ясарга мөмкинлек бирүче медицина җиһазлары булдырып, операцияләр санын арттыра алдык. Реанимация палатасы өчен күп җиһазлар, шулай ук яхшы класслы 2 зур УЗИ аппараты, ашказанын карый торган видеоэндоскоп, ЭКГ, холтер аппаратлары алу мөмкинлеге дә ачылды. Яңарышлар рентген, физкабинетларга, лаборатория, ашыгыч ярдәм күрсәтү, стоматология бүлегенә дә кагылды. Күпфункцияле койкалар кайтарылды. Хәзер инде үз алдыбызга шуларны файдалы итеп кулланып, кешене үзебезгә күбрәк тарту, медицина ярдәмен киңрәк күрсәтү бурычын куйдык.

- Халык чират күплектән һәм бер генә көндә табибка күренеп бетә алмаудан зарлана.
- Бер генә көндә күренеп булмауның төп сәбәбе - технологияләр арту, мөмкинлекләр күбәю белән бәйле. Табибка күренеп, бөтен булган тикшеренүләрне үтеп бетерү дә тиз генә эшләнә торган эш түгел, чөнки һәрбер тикшеренүгә аерым әзерләнергә кирәк. Шуңа күрә шул ук көнне авыруга диагноз куеп, дәвалау билгеләп булмаска да мөмкин. Халык менә шушыларны белмәгәнгә, ә кайчак белеп тә аңларга теләмәгәнгә тавыш чыгара. Чиратларга килгәндә хәзер алдан язылып, талон белән керү мөмкинлеге дә бар. Интернеттан портал аша язылып булса да, әлегә бу юлны сайлаучылар бик аз. Аннан тыш регистратурага 2-41-36 һәм 2-52-11 номерлары буенча шалтыратып та кирәкле табибка язылу мөмкинлеге бар. Инфомат аша хастаханәнең үзендә дә язылып була. Планлы күренүләр 2 атна эчендә эшләнә, ә кичекмәстән (неотложка) табибка күренүчеләр бернинди чиратсыз, көнендә үк күренә ала. Талон аша табибка күренгәндә дә «+ -» 30 минут аерма булырга мөмкин. Шулай ук сәгать 3кә язылган кешеләр иртәнге сәгать 9га ук килмәсеннәр, үз вакытларында килсеннәр иде.

- Ә анализлар бирү тәртибе ничек?
- Кан табиб күрсәтмәсе белән бирелә һәм шуның буенча гына чиратка язып була. Лаборантларыбыз бер көнгә 50 генә кеше кабул итә ала, чөнки анализларны карауга кирәк булган реагентлар бик кыйммәт. Хөкүмәт норматив куя һәм шуның буенча акча бирә, без аннан уза алмыйбыз. Шулай да көнендә үк бирергә теләгән кешегә түләүле хезмәт каралган.

- ФГДС кабинеты балалар поликлиникасы ягында урнашу әниләрне борчуга салды.
- Монда куркырлык бернәрсә дә юк, чөнки бөтен санитария таләпләренә туры китереп эшләнгән кабинет ул. ФГДСтан көнгә 6 кеше карыйлар, табибы - Наил Зарипов. Кабинетның анда урнашуы авыр хәлле кешеләр өчен җайлы вариант буларак эшләнде. Ашыгыч ярдәм бүлегенә килгән авыруларны шунда көндезге стационар аша каталка белән алып керергә уңайлы, өске катларга алып менеп, авыруны азаплап йөрергә кирәкми.

- Кайбер төр авырулар белән чит районнарга җибәрүне дә халык хуплап бетерми.
- Әлеге соравыгызга җавап биргәнче, бер мөрәҗәгатем бар иде халыкка. Мәсәлән, кеше көне буе авырый, ләкин хастаханәгә кичен я төнлә генә мөрәҗәгать итә. Мондый очракта табибларның эш сәгатендә килсеннәр иде. Дөрес, кайчак төнгә начарланып китүчеләр дә бар, сүз андыйлар турында бармый. Ә поликлиникага барып чират көтәргә теләмәүчеләр турында. Чөнки ашыгыч ярдәм машинасы берәү, ул вызовларга барып өлгерсенме, табибларны йөртсенме?
Соравыгызга кире кайтып шуны әйтәсе килә, медицина елдан-ел үзәкләштерелә бара. Мәсәлән, юл-транспорт һәлакәтендә зыян күрүчеләрне Арчага җибәрергә тиешбез. Чөнки анда җәрәхәтләнүчеләр үзәге урнашкан. Шулай ук инсульт булган кешеләрне дә Арчага җибәрәбез. Анда авыруларга югары дәрәҗәдә ярдәм күрсәтә алырдай йөрәк-кан тамырлары үзәге бар. Ә йогышлы авыруларны инде без Сабага җибәрергә тиешбез.

- Газинур Дәүләтович, әңгәмәгез өчен зур рәхмәт. Җаваплы эшегездә уңышлар теләп калабыз.

Әңгәмәдәш - Зәлия Хәсәнова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250