Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Сәламәтлек

Гриппны чигенә дип сөйлиләр

Россиядә грипп чигенә, диләр... Моңа без, татарстанлылар да керәбездер инде. Шәхсән үзем тынычланырга ашыкмыйм, чөнки районда авыллары белән салкын тиеп чирләүчеләр бар.

Дөрес, салкын итеп, табиблар аны ОРЗ дип кенә әйтергә куша, чөнки бездә гриппның ике очрагы гына ачыкланды, расланды, анысы да дуңгыз гриппы. Әле дә булса салкын тиеп өй эчләре белән тигезләнеп ятучылар бар. Анысын ОРЗ дисәләр дә бер-береңнән күчә торган авыру булгач, грипп дип йөртәбез инде без аны. Анысы да куркыныч. Аяк өсте йөрсәң, дәвалануны сузсаң...өзлегүең, ягъни чирнең башка органнарга сугуы ихтимал. Грипп чигенде дип саклану чараларын онытып җибәрергә иртә әле, шул авыртудан савыгып килүчеләр турында сүз барадыр, мөгаен. Сакланмасаң, организмыңны ныгытмасаң, бер авыткан кеше әллә ничә мәртәбә вирус йоктырырга мөмкин. Үзебезне, балаларыбызны сакларга кирәк. Авыру балаларның әти-әниләре дә мәнлерәк булса иде, авыру балаларын сәламәт балалар янына алып йөртүдән тыелып торсын иде. Үзең турында гына уйлау килешми. Больничный алганыңны яратмыйлар икән, бу очракта җитәкчеләргә рәхимсезлек килешми. Әби-бабай алып калмый икән, монысы инде адәм ояты.
Фото: nikatv

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250