Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Сәламәтлек

Грипптан саклану өчен табиб киңәше

Грипп вирус китереп чыгара торган йогышлы авыру. Ул кискен тын юллары инфекциясенең бер төре.

Гриппның билгеләре:
- Тән температурасы 39-40-40,5 градуска кадәр күтәрелә, калтырата.
- кискен хәлсезлек, баш авырта;
- мускуллар, буыннар сызлый, авырта.
- коры ютәл.

Шушы билгеләрне үзегездә һәм якыннарыгызда күрсәгез, иң элек авыруны аерым бүлмәгә урнаштырыгыз, аңа аерым савыт-саба, сөлге, урын-җир әйберләре бирегез. Авыру ятып кына торырга тиеш. Авыручы кешенең үзенә дә, караучысына да маска кию зарур. Бүлмәләрне мөмкин кадәр ешрак җилләтегез, кулларны ешрак сабынлап юыгыз. Авыруга бик күп сыеклык эчәргә киңәш ителә: лимонлы чәй, кура җиләге, бал белән чәй, карлыган, мүк җиләге, облепиха морслары. Олы кеш тәүлегенә 2-2.5 литр, балалар 1-1.5 литр сыеклык эчәргә тиеш.
Грипп белән авыручының тән температурасы 38-38.5 градустан артса гына аны төшерергә киңәш ителә. Аспирин кулланырга ярамый. Парацетамол, нурофен, найз, ортофен эчәргә мөмкин. Авырый башлагач та вируска каршы торучы дарулар кулланырга кирәк. Боларга ингавирин, арбидол, кагоцел, ремантадин, амиксин керә. Халык кулланырга ярата торган антибиотиклар - сумамед, випролет, амоксициллин гриппка каршы көрәшми.

Грипп йоктырмас өчен нишләргә? Кеше күп булган урыннарга (базар, кибетләр, кинотеатрлар, хастаханәләр, спорткомплекслар) йөрмәскә. Сәламәт балаларга һәм өлкәннәргш диспансеризация һәм медосмотр узуларны кичектереп торырга. Кулларны кер сабыны белән ешрак юарга. Маскалар кияргә, аларны 2 сәгатьтән соң алыштырырга . Авыру кешеләр белән аралашуны, кул биреп күрешүләрне чикләп торырга. Борын куышлыгына ешрак оксалиновая мазь сыларга. Сарымсак һәм суганны ешрак ашарга.

Иң нәтиҗәле профилактик чара - ул, әлбәттә, көзге айларда прививка ясату. Ул сезне авыруның кискен катлаулануыннан саклаячак. Бу хакта исегездә тотыгыз һәм сәламәт булыгыз!

Гөлнара Гыймранова,
гомуми практика табибәсе.
Фото: segodnya

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250