Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Сәламәтлек

"Хастаханәдә нинди бәгырсезлек бу?" язмасына карата җавап хаты

15 нче март көнне безнең авыл әбиләрен район үзәк хастаханәсенэ диспанцеризация үткәрергә алып бардылар. Җилле, салкын, буранлы көндә ике сәгать ярым аларны урамда - маммологка чират торгызганнар. Алар яныннан үтеп йөргән бер генә табиб, шәфкать туташының да моңа җаны авыртмаган, Һич югы бер җылы бүлмәгә кереп торырга кушсалар да, күңелләре...

Балтач үзәк хастаханәсе администрациясе "Хезмәт" газетасында (19 март 2014 ел 20 сан) басылган "Бәгырьсезлек" язмасына аңлату (комментарий) биреп китүне кирәк санады. Әлеге язмада сүз үзәк хастаханәгә маммография үтәргә килгән хатын - кызларның туңып, чирләп кайтулары турында барган иде.
Маммография - ул бөтенрәсәй диспансеризация кысаларында үтүче хатын кызларның күкрәк бизләрен яман шеш авыртуын (рак) ачыклау өчен рентген ярдәмендә тикшерү. Маммограф аппараты күчмә машина эченә урнаштырылган, ел буена план-график буенча респбуликаның барлык районнарында да йөреп чыга. Анда эшләүче рентген лаборант (хатын кыз) шул машина белән ресбуплика онкология диспансерыннан килә hәм 10-14 көн дәвәмында хатын кызларга тикшеренү үткәрә.
Безнең тарафтан маммография узуны оештыру тиешле дәрәҗәдә башкарылды: көне буена hәр сәгать саен 10 хатын кыз алдан чиратка язылды hәм иртәнге сәг 8дән кичке 7-8 сәгатькә кадәр (19.00-20.00) үткәрелде. Маммография машинасының көтү бүлмәсе булмаганлыктан, кереп җылынып тору өчен поликлиника фойесы, ашыгыч ярдәм бүлеге hәрвакыт ачык торды. Һәр ике сәгатькә 20 хатын - кыз чиратка язылган булса да, бер авылдан барысы бер вакытка килеп, кемгәдер 2 сәгатькә якын чират көтәргә туры килә, ләкин аларнын җылы урынга кереп тору мөмкинлеге тудырылды.
Участок шәфкать туташлары үз участок хатын - кызларына документлары белән юллама (направление) тутырып, чиратны көйләп тордылар. Эш сәгатьләре 16.00дә бетүгә карамастан hәм шимбә, ял көннәрендә дә шушы шәфкать туташларының тырыш, төгәл хезмәтләре нәтиҗәсендә 1000гә якын хатын - кызга маммография тикшеренүе үткәрүгә ирештек.
Сезнең газета аша үзем hәм администрация исеменнән аларга рәхмәт сүзләрен җиткерәсе килә. Шулай ук алга таба да авыр hәм катлаулы хезмәтебездә түземлек hәм уңышлар телим.
Чулпан Мөхәмәтгалиева
Балтач үзәк хастаханәсенең
баш табиб урынбасары
Фото: http://punkt-a.info/view_page/view/77621

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250