Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Сәламәтлек

Көрәш дәвам итә

16нчы сентябрьдән 16нчы октябрьгә кадәр «Наркотикларсыз тормыш» айлыгы дәвам итте.

Айлык кысаларында бик күп төрле чаралар оештырылды, инша конкурсы да игълан ителде. Күптән түгел шул конкурска йомгак ясалды. Айлыкны ачу тантанасында укучылар «Зорка Венера» дигән фильм караган иде. Балалар шушы фильмга нигезләнеп, наркоманиягә карата үз фикерләрен белдереп иншалар язды. Конкурска барлыгы 12 эш кабул ителде.

Дарина Кузьмина эше 1нче урынга лаек дип табылды. Гүзәл Сәгыйтова - икенче, Фирүзә Хәйретдинова өченче булды. Бүләкләү мизгеленнән соң балалар Казан артистлары катнашында спектакльне тамаша кылды. Айлыкка югары нотада нокта куелды. Әмма бу һич кенә дә наркотикларга каршы көрәш туктала дигән сүз түгел. Бу айлык шул көрәшнең бер тармагы булып оешкан төстә тормышка ашырылды. Көрәш алга таба да дәвам итәчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250