Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Сәламәтлек

Көшкәтбашның фельдшеры кирәк дәваны, соравыңа җавапны таба

Башкасын әйтерлек көч булмаса да аның исемен әйтерлек көч таптым "Резеда апайны...", калганы төш кебек кенә...

- Лилия, тагын авыртып киттеңмени? - инде ул килеп тә җиткән.
Үзенә күрә үзенчәлекле бер тавыш, аһәң белән җайлап кына сөйләшеп, ашыкмыйча гына синнән "кеше ясап" китәчәк. Шулай итми хәле юк, чөнки барыбыз да аңа ышанып торабыз. Авырып китсәк тизрәк үзен чакыртабыз, киңәш сорап та аның телефон номерын җыябыз. Күпьеллык тәҗрибәсе булганга күрә ул һәрвакыт сиңа кирәк дәваны, соравыңа җавапны таба.

Аңлагансыздыр, сүзем авылыбызның фельдшеры Резеда апа Шаһиева турында. Авылыбызда аңа мөрәҗәгать итмәгән кеше бармы икән? Юктыр. Инде кемнең нинди авыру белән чирләгәнен, кемгә кайчан дәва алырга кирәклеген ул яттан белә. Бүгенге көндә яңа туган бәбидән башлап, өлкән яшькә җиткән һәрбер авырып киткән кеше аның ярдәменә мохтаҗ.

Язның бер ямьле көнендә - 12 майда бар җиһан ак чәчәккә төренгәндә шәфкать туташларының һөнәри бәйрәме. Шул уңайдан, барлык авылдашлар исеменнән, Резеда апаны бәйрәм белән котлыйм. Резеда апа, синең кебекләр күбрәк булсын иде ул. Син безгә бик кирәк! Син чын шәфкать иясе!

Лилия Гарифуллина,
Көшкәтбаш авылы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250