Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Сәламәтлек

Куллары шифа, йөрәге алтын табибә

2 яше тулып киткәч улыбыз Данир авырып, хастаханәдә ятарга туры килде, аннан чыккач озак та тормадык янә авырып киттек. Шул вакытта балалар табибәсе Наилә Шәйхиевага мөрәҗәгать иттек. Ул шифалы куллары белән массаж ясап, балабызны бик тиз генә аякка бастырды.

Шул көннән башлап күңелебездә әлеге табибәгә карата бары эчкерсез, саф хисләр йөртәбез. Һәрчак мөлаем йөзле, балаларны яратып караучы Наилә Мухаметовна бәбиләтү бүлегеннән үк сабыйларыбызны күзәтеп, кирәк икән ярдәм күрсәтеп, безне - яшь әниләрне өйрәтүче педиатр да. Аңа алдагы эшләрендә бары уңышлар гына юлдаш булсын, үз балаларының игелеген күреп, тормыш иптәше белән тигезлектә, хезмәте өчен олы хөрмәтләргә төренеп яшәсен. Якынлашып килүче 8 март бәйрәме белән котлап, йөзегездә язгы ай матурлыгын саклап, күңелегездә һәрчак яз җылысын тоеп яшәгез дип ирештерәсе килә.

Сөмбел Солтанова
Балтач бистәсе

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250